Новости по-русски

Яңа туган сабыйның авызына кәгазь тутырып куеп, тәнен кискәләгәннәр

24 апрельдә иртән «Ласточка» электропоездының чүп чиләгендә яңа туган бала мәете табыла. Бу хәл Мәскәү станциясе янында була. Ир баланы кайчан һәм кайда үтерүләре ачыкланмаган. Бу турыда «АиФ» хәбәрчесе Мәскәү буенча Тикшерү бүлегенә сылтама белән яза.

Сабыйның авызына кәгазь тутырып куйганнар. Бу - электричка бәдрәфендәге салфетка кәгазьләре булуы ихтимал. Ир баланың гәүдәсе пычак белән кискәләнгән. Якынча версия буенча, сабый кан күп югалтудан үлгән, аңа кадәр берничә сәгать интеккән, дип фаразлана.

Тикшерүчеләр баланы бәдрәфтә тудырганнар һәм, кирәксез сабый буларак, шунда ук үтергәннәр дип уйлый. Видеокүзәтү камерасы язмаларын өйрәнгәннән соң, хатынның маршруты һәм шәхесе ачыклана. Аны тоткарлаганнар. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

НТВ каналы белешмәсе буенча, җинаятьтә шикләнеп тоткарланган хатын-кыз 1998 елда туган. Якынча белешмә буенча, ул баланы электричка бәдрәфендә тудырган, аннары үтергән. 

Читайте на 123ru.net