Новости по-русски

Чыгышы өчен миллионнар алучы Лев Лещенко 2 миллион сумлык даруны дәүләттән бушка ала

РСФСРның халык артисты Лев Лещенко дәүләттән кыйммәтле – 1 кабы 1,8 млн сумлык даруны бушка ала. Бу – «Виндамэкс» препараты.

Бу дару җырчыга сирәк очрый торган транстиретин амилоидозы авыруын дәвалау өчен кирәк. Бу – матдәләр алмашы бозылу белән бәйле авыру. 82 яшьлек җырчы бу авыру белән көрәшүен дәвам итә, терапиянең икенче курсын уза, шулай да концерт эшчәнлеген дә ташламый. Һәр чыгышы өчен ул 3 миллион сумга якын акча ала, дип яза «Mash» телеграм-каналы.

Быелның май аенда җырчы үзенең пенсиясе турында да сөйләгән иде, ул 30 мең сум пенсия ала. Җырчы сүзләренчә, бу сумма күп булмаса да, ул аңа зарланмый, чөнки концертларда эшләвен дәвам итә, һәм ул аңа сизелерлек керем китерә.

Лев Лещенко сүзләренчә, яше барган саен аңа чыгыш ясавы авыррак, әмма бу гына аның актив концерт эшчәнлеген туктатмый. Ул чыгышларын үзен дә, тамашачысын да арытмаслык итеп билгели. Җырчы шулай ук бизнес белән дә актив шөгыльләнә, бу да аңа тормыш дәрәҗәсен сакларга булыша.

Лещенко Гнесиннар исемендәге музыка-педагогия институтында (хәзер Гнесиннар исемендәге Россия академиясе) укыткан. Аның күп кенә укучылары эстраданың танылган артистлары булды. Мәсәлән: Марина Хлебникова, Катя Лель, Ольга Арефьева, Варвара һәм башкалар.

Читайте на 123ru.net