Новости по-русски

Мунча миченә якканда ир хатынының аркасына ягулык түккән, икесе дә хастаханәдә

Башкортстанда мунча яккан чакта ир белән хатын имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Чесноковка авылында яшәүче ир-ат мунча ягарга җыена. Утынга ут тизрәк капсын өчен ул бензин ала. Бензинга ут каба, ул яна башлый. Ир-ат 5 литрлы шешәне артка таба ыргыта. Шул чакта мунчага ир-атның хатыны кереп килә торган була. Ир-ат ягулыкны ялгыш хатыны өстенә коя.

Янгын вакытында 43 яшьлек хатынның башы, куллары һәм гәүдәсенең 50 проценты 2 нче дәрәҗәдә пешә. Хәзер бу хатын авыр хәлдә хастаханәдә реанимациядә ята.

44 яшьлек ир-атның куллары пешкән, ул да хастаханәдә ята. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Янгынны сүндергәннәр, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net