Новости по-русски

Белгородта яшь табиблар, укытучылар өчен төзелгән йортка дрон төшкән, фатирлар яна

Белгородта күпкатлы йортка беспилотник төшкән. Шуннан соң шартлау булган, һәм 3 фатирда янгын башланган. SHOT Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча 3 кеше зыян күргән.

Дрон һөҗүме видеосы:

Дрон төшкән йорт яшь табиблар, укытучылар гаиләләре өчен төзелгән, ул «Новая жизнь» микрорайонында, Каштановая урамында урнашкан.

Коткаручылар йорттагы кешеләрне эвакуацияли. Йорт янәшәсендә генә мәктәп һәм балалар бакчасы, якында гына бернинди хәрби объект та юк.

Кадрларда күренгәнчә, коткаручылар ут капкан фатирдан бер ирне автобаскыч ярдәмендә эвакуацияли. Минадан яраланган һәм аягы имгәнгән ирне 2нче хастаханәгә алып киткәннәр.

Читайте на 123ru.net