Новости по-русски

Илнур Миргалиев: «Казахстанда куелган «Хан Солтан» операсын татарларга да күрсәтәсе килә»

Әсәрне безнең Татарстан тарихчысы, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев та карап кайткан. Алай гына да түгел, ул әсәр язылыр алдыннан төп консультантлар рәтендә булган. Бу хакта ул «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

Фото: © Илнур Миргалиевның шәхси архивыннан

Илнур Мидхәтович, бу проект ничек туды? Бигрәк тә, аның сезнең катнашыгызда булуы кызыклы. Хан Солтан турында да кыскача мәгълүмат әйтсәгез иде.

Алтын Урда, татар ханлыклары, урта гасыр төрки-татар тарихындагы шәхесләрне популяр жанрда да халыкка ачарга, дигән теләгем бар иде. Ни өчен дигәндә, тарихи әсәрләрдә кызык сюжетлар бар, әйтик, Сәйф Сараиның әсәрләрендә, башка авторларда.

Хан Солтан шәхесе нәрсәсе белән әһәмиятле? Беренчедән, ул – Хәрәзмшаһ Мөхәммәд кызы, зур дәүләт тоткан илдә үскән, сарай тәрбиясе алган. Чыңгызханга әсир төшә һәм аның олы улы Жучи хатыны булып китә. Хан Солтан мәшһүр абыйсы Җәләлетдин Манкбурныга язган хатта өч улы, аларга Коръән өйрәткәне, дини, дәүләт тәрбиясе биргәне турында яза. Бәлки, кызлары да булгандыр, дигән фараз бар. Улларыннан берсе – Бәркә ханны әйтәбез. Бәркә хан иртәрәк туган, дигән фикер дә бар. Әмма аның баштан ук мөселман булуы, әтисе Жучиның аны мөселман ясарга кушуы, беренче чыңгызый мөселман булуы Хан Солтан улы булырга тиешлеген күрсәтә.

Алтын Урданың мөселманлашып китүендә, исламга керүендә, көчле дәүләткә әверелүендә Хан Солтанның роле гаять зур. Сарайларда тәрбия алган кеше буларак, төрки мөселман культурасында, Алтын Урданың формалашып китүендә зур роль уйнаган шәхес. Безнең милләт Алтын Урдада барлыкка килгәнен исәпкә алсак, аңлашыла инде безгә дә бу шәхеснең нинди катнашы булганлыгы.

Фото: © Илнур Миргалиевның шәхси архивыннан

Безнең милләтнең формалашуында, дисез. Димәк, мондый әсәр башта Татарстанда туарга тиеш булгандыр, дигән уй да килә...

Татарстанда театр әһелләре, язучылар даирәсендә, кызганыч, кызыксыну, игътибар ул хәтле түгел. Әйе, күптән түгел «Идегәй» куелды. Анда да режиссер укуы рәвешендә генә күрсәтелде. Мәсәлән, «Кара пулат»та татар сүзе, татар иле турында бөтенләй бер сүз дә әйтелми. Болгар шәһәре белән генә чикләнеп бирелгән. Тарихи әсәрләр язылганда, тарихчыларның белемен кулланмыйлар. Андый проблема бар, аны яшереп булмый. Безнең язучылар белән күрешүләр дә булды югыйсә, тик кызыксыну гына уятмады кебек. Елына 100 язучы гына сыйфатлы тарихи әсәр язса да, 10 елда йөзләгән, меңләгән әсәр булыр иде. Без фәнни яктан алып барабыз, тырышабыз. Әмма халыкка җиткерер өчен, төрле жанрларны кулланырга кирәк. Операның үз аудиториясе бар, ул да тарихка игътибарны арттыра.

Фото: © Илнур Миргалиевның шәхси архивыннан

«Казан утлары»ның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән, тарихчылар белән консультация нигезендә, татар тарихыннан 5 әсәр язарга дип, бер киңәшләшкән идек. Язучылар яза, тарихчылар консультацияли – шундый рәвештә. Кызганыч, ул эш тә әлегә барып чыкмады. Мәдәният министрлыгы тарафыннан да бу өлкәдә җаваплы караш кирәк. Чөнки сүз бит безнең тарихыбыз турында бара! «Режиссер күзлеге» генә дип карау булырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Режиссерның гыйлеме җитәрлекме, тарихны беләме, тарихи чынбарлыкка туры китерә аламы? Без халыкка аңлатырга, тарихыбызга караш формалаштыруда эшләргә тиешбез. Безгә бу юнәлештә дәүләти караш җитеп бетми, минемчә. Тарихыбызны киң катламга популярлаштыру – мөһим эш, безнең Татарстан Фәннәр академиясендә дә, Тарих институтында да бу турыда күп сөйләшелә дә, эшләнә дә, әмма монда мин сорауны киңрәк куеп әйтәм, тәнкыйть өчен түгел.

Фото: © Илнур Миргалиевның шәхси архивыннан

Бу операда сезнең консультант булуыгыз игътибарга лаек... Алар сезгә ничек чыкты?

Казах тарихчысы, дустым Нурлан Атыгаев Алма-Атада опера һәм балет җитәкчесе Айнур ханым Копбасарованың борынгы төрки, Алтын Урда тарихыннан көчле хатын-кыз шәхесе эзләве турында әйтте. Мин, бар андый шәхес – Хан Солтан, дидем. Быел яз көне Төркестанга килгәч, алар минем белән күрешергә махсус килделәр. Анда утырып сөйләштек, идеяне киң итеп күрүемне аңлаттым. Анда Истанбулдан профессор Ильяс Кемалоглу да булды. Барыбыз бергә фикер алышкач, Айнур ханым шундук команда җыйды: кем шигырен яза, кем башка эш эшли, мин лекция укыдым. Айнур ханым бик ошатты сюжетны. Ул – профессионал, көчле, актив, эшлекле шәхес булуын да әйтеп үтәсем килә.

Миңа нәрсәсе ошады: бөтен сюжетны тыңлап чыккач, алар үзенчә ничек күрә, һәркем үз тәкъдимен әйтә, ягъни, чып-чын кызыксыну ярылып ята. Кайсы рольнең тавышы нечкәрәк, кемнеке калынрак, киемнәрдә бизәкләр һәм башка детальләрне үзләре шулкадәр дөрес тоемлап, чынбарлыкка туры китерергә тырыштылар. Айнур ханым темага үзе тирән кереп китте. Гел шулай киңәшләшеп, нәтиҗәдә, казахча бик зур масштаблы опера куюга ирештеләр. Русчага, инглизчәгә тәрҗемә тексты да барды.

Фото: © Илнур Миргалиевның шәхси архивыннан

Хан Солтанны татар кызы Зәринә Алтынбаева уйнады, аның әнисе казах, әтисе татар икән. Бик матур тавышы! Өч көн премьера аншлаг белән барды. Хәтта театрда эшләүчеләр туганнарына да билет калдыра алмаганына үкенеч тә белдерделәр. Тамашачылар бик ошатып кабул итте, күп тапкырлар «афәрин!» дип алкышладылар. Минем үземә дә опера бик ошады.

Фото: © Илнур Миргалиевның шәхси архивыннан

Татарстаннан вәкилләр булдымы соң?

Айнур ханым Копбасарова безнең Министрлар Кабинетына да, Мәдәният министрлыгына да, Бөтендөнья татар конгрессына да алдан ук чакыру хатлары җибәрде, әлбәттә. Казахстан ягының безнекеләрне бик китертәсе килде, кызганыч, Татарстаннан беркем бармады, карамады.

Фото: © Илнур Миргалиевның шәхси архивыннан

Аншлаг белән узган премьераны башка җирләрдә дә күрсәтү күзалланадыр?

Әйе, 15-16 декабрьдә Истанбулда күрсәтәчәкләр. Аннары Кыргызстан, Үзбәкстан кызыксына, диделәр. Италиягә дә алып барырга җыеналар. Минем аны Татарстанга, татар халкына да күрсәтәсе килә. Бу – бик саллы, зур акчалар да, вакыт та таләп итә торган хезмәт: 3 зур труппа әзерләнгән, күп кеше җәлеп ителгән, декорацияләр көчле куелган.

Әгәр Татарстаннан чакырсалар, Айнур ханым алдан сөйләшү шартларында, безнең республикага да килергә ризалыгын белгертте. Татарстан җитәкчелегеннән тора инде. Әйтик, 2025 елда июнь аенда Алтын Урдага багышланган зур конференция үткәрү планлаштырыла. Бәлки, шундый чараларга туры китереп чакырып булыр иде.

Димәк, Казахстан белән хезмәттәшлектән сез канәгать калдыгыз...

Аларның эшли белүе ошады. Тыңлыйлар да, сорыйлар да. Мөмкинлекләре, профессиональ белгечләре, матур тавышлы артистлары да бар, идарәче менеджмент та көчле, курыкмыйлар да. Мин шулкадәр игътибарлы, профессиональ иҗат кешеләрен беренче күрүем. Бик тиз башкарып чыктылар. Казахстан бу яктан нык алга киткән. Киләсе сюжетларны да казах тарафы бик эшләргә тели. Тагын тәкъдим булса, Казахстан белән мин эшләргә әзер. Татарстанда тарихыбызны бу форматта күрсәтүдән без әле ерак, кызганыч.

Фото: © Илнур Миргалиевның шәхси архивыннан

«Татар акылы төштән соң» дигән сүз бар бит. Бәлки, шуңадыр?

Юк, эш башкада шул…

Фото: © Илнур Миргалиевның шәхси архивыннан

Читайте на 123ru.net