Әлмәт техникумында физкультура дәресендә студент үлгән
Әлмәттә политехник техникумда физкультура дәресендә икенче курс студенты үлгән. Бу хакта «Mash Iptash» телеграм-каналы яза.
Якынча фаразлар буенча, егетнең йөрәге туктаган. Табиблар аны терелтергә тырышып караган, тик файдасыз .
Студентның курсташлары әйтүенчә, физкультура укытучысы аны шөгыльләнергә мәҗбүр иткән.
Укучылар сүзләренчә, дәрестә ике төркем һәм ике укытучы булган. Күнегүләрдән соң беренче төркем ял иткән, икенче төркем волейбол уйнарга керешкән. Тупны идәнгә төшереп җибәргән студентлар 10-15 мәртәбә отжимание ясарга тиеш була. Ә теге егет хәле юклыкка зарланган булса, тик укытучы моңа гына бирешмәгән. Бер мизгелдә егет аңын югалта. Ашыгыч ярдәм килә. Башта егеткә адриналин кадыйлар, аннан реанимациягә алып китәләр. Кызганыч, егетне коткара алмыйлар.
Студентның үлеме буенча җинаять эше ачылган. Студентлар техникум җитәкчелеге бу хәлне йомып калачак дип ышана. Укытучы бу хәл турында аңлатма бирүдән баш тарткан.