Кеше сукырайса, Аллаһы Тәгалә аңа нәрсә бирәчәк?
«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында кешенең күзләре сукыраю турында хәдис чыкты.
Кеше күрү сәләтеннән мәхрүм калса, тынычлык белән Аллаһның рәхмәтенә өмет итсә, нинди әҗер бирелер?
عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ رضي الله عنه قَالَ: سَمِعْتُ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم يَقُولُ: إِنَّ اللهَ قَالَ: «إِذَا ابْتَلَيْتُ عَبْدِي بِحَبِيبَتَيْهِ فَصَبَرَ عَوَّضْتُهُ مِنْهُمَا الْجَنَّةَ يُرِيدُ عَيْنَيْهِ
Әнәс ибне Мәлик, Аллаһ аннан разый булсын, Аллаһның Рәсүле салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән сүзләрне җиткерә:
Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә әйтте:
«Әгәр Мин үземнең бәндәмне ике яраткан нәрсәсеннән (күзләреннән) мәхрүм итсәм, һәм ул сабыр булса, Мин аңа ике яраткан нәрсәсе урынына бүләк итеп җәннәтне бирермен».
«Ике яраткан нәрсә» – ягъни күзләре.
Сахих Бохари, №5653