Марсель Галиев: «Үчлекне дөрес куллансаң, уңай нәтиҗәләргә китерә ала. Мисалы бар»

Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев туган ягында – Азнакай гимназиясендә әдәби музеен әзерләп йөри. Музей Азнакай районы инициативасы белән оештырыла. Ә язучы музей экспонаты булырга мөмкин әйберләрен барлый.

Беркөнне Марсель Галиевның кулында «Яшь ленинчы» газетасының саргайган битләрен (1980 ел, декабрь) һәм шуның яхшы кәгазьгә бастырылган күчермәсен күреп алдым. Музейга тапшырыласы күчермәләр икән. Марсель абый әлеге газетаның тарихын да сөйләде. Үчлекне дөрес куллансаң уңай нәтиҗәләргә китерүнең яхшы мисалы бу – шагыйрьнең рөхсәте белән укучыларга тәкъдим итәм.

Марсель Галиев: «80нче елларда «Яшь ленинчы» газетасында әдәби әсәрең басылу – «Литературная газета»га үтеп керүдән дә мәртәбәлерәк санала иде. Анда теләсә ничек чыгып булмый иде. Белә идеңме икән – анда Саимә Ибраһимова эшләде. Аның зәвыгы бик нечкә иде, аның аша болай гына үтеп булмый иде.

Бервакыт Мәскәүдә Язучылар съезды буласы иде. 1980 ел. Декабрь ае. Мине делегат итеп алып баралар дип, эчтән ышанып йөрим. Әмма үзем Гариф Ахуновка бер дә сорап кермәдем. Аңа кешеләр уңнан да, сулдан да ялынып йөриләр. Болар Мәскәүгә съездга киттеләр, мине алмады. Яшьләрдән Разил Вәлиев белән Роберт Миңнуллин китте.

Ярар, болар китеп бардылар. «Мине алырга тиешләр иде» дип утырып калдым, ә мин тиешлекне алар кайдан белсен, үзем сорамагач?! Дөньяга үпкәләп, өйгә кайтып кердем. Түшәмгә карап яттым. Шулай ятам... кинәт бер «озарение» килде миңа. Болар кайтканчы әдәбиятта моңарчы күрелмәгән нәрсә эшлим әле, дип уйлыйм. Шул вакыт күңелдә балалар өчен шигырьләр туа башлады. Аңлатып булмый... Берьюлы 15ләп шигырь килә бит, язып өлгертә алмыйм. Аларның һәрберсе образлы. Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллиннарныкы сыман да түгел, алар бөтенләй башка. 15ләп шигырь язгач, «миңа сабый акылы керергә мөмкин» дип, үземне туктаттым. Зурлар өчен яза алмый башларга мөмкинмен, дип уйладым.

Икенче көнне боларны тиз генә машинкада бастым да «Яшь ленинчы» редакциясенә киттем. Саимә апа Ибраһимова укыды да шаккатты. Кабинет саен кереп укып йөрде әле ул аларны. «Туктале, моны болай гына чыгарып булмый, – ди. – Әйдә, Надир Әлмиевка шалтырабыз», – ди. Мин әйтәм: «Ул бит – «Божественная комедия»ләргә рәсем ясап йөргән кеше, татарга ясыймыни?!» Аның бит кыяфәте де Европа кешесе кебек. Аңа якын килә торган түгел. Булмас, минәйтәм. Шалтыратты бит Саимә апа. «Шигырьләрне китерегез», – дигән. Икенче көнне рәсемнәрне ясап та китергән. Шул ук үз стилендә каты кәгазьгә ясаган иде ул аларны.

Тегеләр съезддан кайтып төшкән көнне чыкты бит бу. Моңарчы күрелмәгән әйбер! И шау кузгалды, бөтенесе редакциягә шылтыраталар икән. Берсе дә шигырьләр турында тәнкыйть сүзе әйтми, «менә шулай чыгарырга кирәк шигырьләрне» диләр. «Ярар, ярар», – дигән Саимә апа. Әмма киләчәктә бер дә алай чыкмады. Надир Әлмиев беркемгә дә ясамаганмы икән – белмим.

Гомердә дә миңа җүнле фикер әйтмәгән Мөдәррис Әгъләм: «Балалар шигъриятендә яңа Зөлфәт барлыкка килде», – дип язып чыкты. Каралып та йөрделәр әле кемнәрдер. Әйбәт шигырьләр чыгарганга миңа үпкәләделәр. «Балалар шигъриятендә революция» диючеләр булды.

Шул көннәрдә язучылар Берлекнең китапханәсенә (анда Гөлшаһидә апа китапханәче иде (Гариф Ахуновның хатыны. – авт.) җыелганда, Ренат Харис әйтә икән: «Карагыз, җәмәгать, полиграфик яктан никадәр наданлык! Бер авторның исеме лозунг кебек язылган, икенча авторныкы – бет кебек кенә. Бер үк биттә!» Ул вакыт Ренат Харисның җәлилчеләр турындагы шигырьләре шулай бер-бер артлы чыгып бара иде. Шуннан Фәрваз Миңнуллин әйтә икән: «Һәрхәлдә бу Марсель Галиевның үзенә ошаган булырга тиеш», – ди икән.

Шундый шау кузгаткан бу шигырьләр миңа бик кадерле».

Алга таба балалар шигырьләре язылдымы?

Язылган кадәресе бер кечкенә китаплык булды. Алга таба, балалар өчен язарга кирәк, дип уйламадым. Аннары Мәскәүгә Әдәбият институтына укырга киттем. Бервакыт Хәйдәр Гайнетдиновтан: «Ялкын»га бер көлтә шигырьләр бирәбез», – дип хат килгәч, Останкино башнясына карап бераз язылды. Унлап шигырь язганмындыр. Әмма теге юлы кебек барып чыкмады.

Үчлек белән язылганда шулкадәр куәтле була икән! «Марсель Галиевны үпкәләттеләр, күңелен күрегез» дип, Аллаһ үзе кушкандыр, илһам күк катламнарыннан төште. Ул илһамны тотып карап булырлык иде. Укып кара әле! Нинди образлар! Ул бит «өйдә калган, өйдә калган» дип язылган шигырьләр генә түгел!

Үчлек яхшы нәтиҗәләргә дә китерә ала, димәк?

Ул энергия бирә. Ул бит яхшы энергия, караңгы энергия түгел. Ләкин, чордашларымны үпкәләтмәс өчен мин жанрларны алыштырып сирәгрәк яза башладым, югыйсә дошман итәчәкләр иде. Бәлки, ялгышканмындыр да...

«Яшь ленинчы»дагы шигырьләр тупланмасыннан 2 шигырь тәкъдим итәм. Шагыйрьнең биредә басылган һәм башка балалар шигырьләре Татарстан китап нәшриятында чыккан «Сипкелле кояш» китабына кергән.

Хикмәт болыт бабайда

– Инеш, инеш, әйт әле,

чишмәмне күрмәдеңме?

– Ә син Иделдән сора.

– Идел, Идел, әйт әле,

чишмәмне күрмәдеңме?

– Ә син диңгездән сора.

– Диңгез, диңгез, әйт әле,

чишмәмне күрмәдеңме?

– Ә син болыттан сора.

– Болыт, болыт, әйт әле,

чишмәмне күрмәдеңме?

Ак сакаллы болыт әйтте:

– Күрдем, улым, күрдем, – диде, –

Диңгез белән чишмәләргә

арадашчы үзем, – диде.

Аллы-гөлле салават

Күперен беләсеңдер.

Сары, кызыл, яшел, зәңгәр

Төсләрен күрәсеңдер.

Шуның бер очын – диңгезгә,

Бер очын чишмәгә

Тоташтырып куям мин.

Сары, кызыл, яшел, зәңгәр

Улаклардан чишмәгә

Диңгездән су коям мин.

Чишмә башы – диңгездән.

Менә шуңа күрә дә

Чишмәләр кипми – исән!

Песи баласының оялуы

Карлар төшә

биеп кенә,

бер-берсенә

тиеп кенә...

Дөнья тулган ак күбәләк белән,

песи моны беренче кат күрә.

Исе китеп карап тора да ул,

посып кына килә һәм... сикерә!

Һавада ук тоткач, күбәләкнең

ни икәнен шунда гына белә.

Алданганын мин күргәнне күргәч,

кардай йомарланып җиргә сеңә...

Карлар төшә

уйнап кына,

зәңгәр җепләр

буйлап кына...

Читайте на 123ru.net