Ачу чыкканда, әллә ниләр әйтеп бетерәсе килгән чакта, нишләргә?
Казанның «Ал таң» мәчете телеграм-каналында чираттагы әхлак дәресе чыкты.
Ачуыңны тыярга өйрән. Пәйгамбәребез: «Ачуга бирелмә», – дигән. (Бохари китабыннан).
Әхлакның тагын бер нигезе: нәфестән чыккан хисләргә хуҗа булырга тырышу. Үз-үзеңне кулда тоту. Шул яман хисләрнең берсе – ачуга бирелү. Йөрәктә кан кызган, тамырлар кабарган мәлдә, кешенең акылы китә. Андый вакытта авыздан үкенечле сүзләр чыга, хәерсез эшләр кылына.
Галимнәребез: «Ачуның башы – акылсызлык, ахыры – үкенеч», – дигәннәр. Пәйгамбәребез ачу котырган вакытта нинди киңәшләр бирә?
«Әгәр берегез ачуга бирелгәндә баскан хәлдә булса, утырсын. Алай да тынычлана алмаса – ятсын». (Әхмәт, Әбү Даут).
Утырган яки яткан хәлдә кирәкмәгән эшләрне кылып ташлау авыррак. Тау кадәр сүзләрең җыелып, тышка ыргылып торса да, чыгарма.
Мәктәптә укыганда: «Авызың тулы кан булса да, чыгарма», – дип өйрәтәләр иде. Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез ачуга бирелсә – дәшмәсен», – дигән. (Имам Әхмәт риваяте).
Кайвакыт тормышта ачуга бирелеп, телефон аша яки болай, әллә нинди «хак» сүзләр яудырасы килә дә, аннан бер мизгелгә тукталып: тукта әле, ачу уты сүнгәч әйтермен, дип тыеласың. Аннан, 5-10 минуттан, бөтенләй әйтеп тормаска, дигән фикергә киләсең.
Хәдистәге «утырсын, ятсын!» дигән киңәшләр – кешене ачулы вакытта кирәкмәс эшләрдән сакланырга, «дәшмәсен!» дигәне артык сүзләрдән имин булырга ярдәм итә.
Йә, Раббым, безне ачуга бирелеп үкенечле сүзләр әйтүдән, яман эшләр кылудан сакла, диелә хәбәрдә.