Россиядә ракка каршы вакцина бушлай һәм якын арада булачак, дип вәгъдә ителде
«Радио России»га интервьюда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, радиология фәнни медицина тикшеренү үзәге генераль директоры Андрей Каприн, онковакцина бушлай булачак, дип белдерде.
Каприн әйтүенчә, онкопрепаратлар башта бик нык кыйммәт була. «Әмма без бу – «сайлап алынганнар өчен» генә дару булмас дип уйлыйбыз. Без инде хәзер препаратны күпләп җитештерә алабыз, технология җайга салынгач, вакцинаның бәясе 300 мең сум тирәсе булырга тиеш. Пациентлар өчен бу, билгеле, бушлай булырга тиеш», – ди Каприн.
1 ай элек эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург сентябрь аенда препаратның хайваннарда сыналганын һәм яман шеш күзәнәкләрен булдырмый калуын әйткән иде.
«Энтеромикс» дип аталган мРНК-вакцина Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының радиология Фәнни медицина тикшеренү үзәге тарафыннан Энгельгардт исемендәге молекуляр биология институты белән бергәлектә әзерләнгән. Хәзер клиник сынаулар өчен рөхсәт алынган, тикшерү өчен төркем туплана, ди Каприн.
Вакцинаның һәр пациент өчен шәхсән әзерләнәчәге хәбәр ителгән. Галим әйтүенчә, һәр яман шешнең үз мутацияләре бар. Моны ачыклар өчен, авыру тукымадан һәм сәламәт тукымадан биопсия алына, яман шешнең аминокислоталарны ничек үзгәртүе ачыклана. Аннары махсус программаларда үзгәрешкә дучар булган урыннарның каршы торучы күзәнәкләргә әйләндереп буласы ачыклана, дип сөйли галим.
25 ноябрьдә Федераль медик-биологик агентлык җитәкчесе Вероника Скворцова, Путин белән сөйләшкәндә, онковакцинаны киләсе алда ук куллана башлаячакларын әйтте.
Гинцбург әйтүенчә, препарат 2025 елның көзендә кулланылышка керәчәк. Беренче чиратта, аны илнең 2 онкологик үзәгендә дәваланучы пациентлар кабул итә алачак. Масштаблы рәвештә куллану өчен белгечләр һәм акча җитми, дигән галим. Беренче онкологик үзәкләр дип, Герцен исемендәге Мәскәү фәнни-тикшеренү онкология үзәге һәм Блохин исемендәге фәнни-тикшеренү онкологик медицина үзәге сайлап алынган. Гинцбург фаразынча, 1 елдан бу технология өйрәнелеп бетереләчәк, һәм препарак илнең башка медицина учреждениеләренә җибәреләчәк.