Иргадан кайнатма рецепты

Иргадан кайнатма рецепты

Ирга бик файдалы җиләк-җимеш санала. Ул кан басымын төшерергә, кандагы начар холестеринны киметергә, иммунитетны арттырырга, кан тамырлары стенасын ныгытырга ярдәм итә, организмнан агулы матдәләрне чыгара һәм картаюдан саклый.

Ирга витаминнарга бай. Аның согы эчәкләр эшчәнлеген яхшырта. Җимешләре шулай ук тынычландыру, йокыны яхшырту үзлегенә дә ия.

Каны сыек, кан басымы түбән һәм ашказаны авырулары булган кешеләргә ирганы сак кулланырга киңәш ителә.

Иргадан кайнатма ясау өчен бик гади рецепт тәкъдим итәм.

Ингредиентлар: 1 кг ирга, 800 грамм (500 граммнан алып 1 кг га кадәр) шикәр комы, ярты стакан су.

Ирганы яхшылап юарга, чүпләрен алырга, саркытырга. Кәстрүльгә ярты стакан су һәм җимеш салырга, кайнап чыккач, сүрән утта 5 минут тотарга, болгаткалап алырга. Аннары сүндерергә һәм шикәр комы салырга, яхшылап болгатырга.

Алдан әзерләнгән банкаларга (мин кечкенә банкаларны духовкада 10 минут парландырып алам) тутырырга һәм тимер яки капрон капкач (өсләренә кайнар су коям) белән капларга. Кайнатманы салкын урында сакларга киңәш ителә.

Фото: © Гөлүзә Василова

Читайте на 123ru.net