Тула өлкәсендә ун кешене коллыкта тотканнар (алар арасында СВО ветераны да бар)

Тула өлкәсендә коллыкта тотылган 10 кеше азат ителгән. «АиФ» басмасы хәбәр итүенчә, «Альтернатив» коллыкка каршы көрәш хәрәкәтенә бер хатын шалтырата. Иренең чегәннәрдә коллыкта икәнен әйтеп, азат итүне сорый, адресын әйтә.

«Альтернатива» волонтерлары, полиция белән бергә, Тула өлкәсе Белев районы Ровно бистәсе читендәге алма бакчасына барган. Территория әйләндереп алынган була. «Коллар» бер сарайда була. Полициягә чегәннәр бу кешеләрнең үз теләкләре белән биредә булуын әйтә. Әмма кешеләр киресен сөйли – аларны бирегә алдап алып килгәннәр һәм мәҗбүр итеп тотканнар. Аларга вакытлы эш – кавын бушату, бәрәңге чүпләү кебек эш тәкъдим итәләр, көнендә акчасын бирәчәкләрен әйтәләр. «Коллар» кем кулына эләккәннәрен юлда барганда ук аңлаган. Кайберләре йөртүчегә ташланып, рульне борырга да маташкан. Әмма аларны кыйнап «акылга утырталар». Алма бакчасына килгәч, үз теләкләре белән эшләүләре хакында хат язарга мәҗбүр итәләр. Полиция килгәч, шушы хатларны күрсәткәннәр дә.

Полиция «хезмәт хакы түләнәме» дип сорагач, «октябрь азагында, сезон беткәч түләнәчәк» дип җавап кайтарганнар.

«Коллар» сөйләвенчә, аларны кечкенә генә кисәтүләр өчен дә кыйнаганнар. Качарга теләүчеләр дә булган, берсе рейс автобусы тукталышына кадәр барып җиткән. Аны куып җитеп тотканнар.

«Коллар»ның берсе, урлап киткән чакта нидер сизенеп, мобиль телефонны оекбашы эченә яшереп кала ала. Уңай вакыт табып, ул хатынына шалтырата. Шуның аркасында аларны коткаралар да.

Коткарылган «коллар» арасында СВО ветераны да була. Ул, контрактын төгәлләп, Мәскәүгә ял итәргә бара һәм… аны эләктереп алганнар. 2 кеше Пермьнән булган. Калганнары – Мәскәүнеке.

Алма бакчасының хуҗалары – «хөрмәтле бизнесменнар» дип яза газета. Алар «алма ничек җыела икәнен белмибез» дип әйтү белән чикләнгәннәр. Хәер, «коллар» хезмәтен файдаланганнарга карата да берни дә булмаган. Газета язуынча, алар кулындагы распискалар 10 кешенең әйткән сүзләренә караганда көчсезрәк булып чыккан. 10 кеше иреккә чыккан, әмма «колбиләүчеләр» дә иректә калган. Димәк, алар яңа колларны аулый ала.

Читайте на 123ru.net