Куркыныч могҗиза: Болгарда исерек өстеннән зәңгәр трактор чыгып китә. Ул исән кала!

Куркыныч могҗиза: Болгарда исерек өстеннән зәңгәр трактор чыгып китә. Ул исән кала!

Спас районы үзәге Болгар шәһәрендә булган хәлне «Куркынч могҗиза» дип атап була. Исерек ир урам аша чыкмакчы була һәм узып барган трактор астына ава. Бу роликны «KazanFirst» сайты куйган.

Сайт язуынча, бу хәл якшәмбе була. Ир, яхшы гына эчеп алгач, һава суларга чыга. Урам аша чыкмакчы булганда, зәңгәр трактор килеп чыга. Ир шул мизгелдә егыла, һәм трактор аның өстеннән чыга.

Ир, тән җәрәхәтләре алса да, исән калган. Аны РКБга китергәннәр. Аның гомеренә куркыныч янамый, дип яза сайт.

Бу факт буенча тикшерү бара, бу вакыйгага хокукый бәя биреләчәк.

Читайте на 123ru.net