«Гаилә сере йозаклары ачылды»: Әтисе 82 яшендә улы белән танышкан

Аны эзләргә күрәзәченең сүзләре этәрде

– Әтиемне иртә үлгән үги әтисе үстергәнен барыбыз да белә идек, – дип башлады үз хикәясен Мария Данилова. – Ләкин аның чын әтисе кем булуы турында бер тапкыр да кычкырып әйтүче булмады – бу ябык тема иде. Әбием Зинаида Яковлевнаның бу кешегә үпкә саклавы сизелеп тора иде. Күрүем һәм аңлавымча, аның хисләре әтигә дә күчкән иде, шуңа күрә ул да нәрсә дә булса белергә тырышмады. Ләкин мин анардан берничә тапкыр анда ниндидер башка кан агуын, аның үзен башка кеше итеп хис итүен ишеттем.

Мария фикеренчә, гаилә сере, очраклы хәл булмаса, гаилә йозаклары артында калуын дәвам итәр иде. Ул олы яшьтәге күрәзәчегә барган, һәм күрәзәче аны, һичшиксез, бу кешене табарга һәм туганлык элемтәләрен торгызырга кирәк, дип, бабасын эзләргә этәргән. Бу хакта Мария әтисенә сөйләгән, һәм ул башка комплекста яшәүче әнисе янына барырга карар кылган.

– Кыюлыгымны җыеп, катлаулы әңгәмәне беренче булып мин башладым, – дип уртаклаша ул. – Һәм, көтмәгәндә, әби безгә эзләү өчен кирәкле мәгълүматларны әйтте: исем, фамилия һәм туган елын. Мин каушап калдым, тагын сорашып тормадым, хәтта язып алырга да өлгермәдем. Ярый әле әти үз-үзен кулга алып, кич белән үк, бу сиңа кирәк булыр, дип, мәгълүмат язылган битне миңа бирде. Аның күзләрен күргәннән соң, язмышының нечкәлекләрен белергә вакыт икәнлеген аңладым.

Фото: © шәхси архивтан

Барысы да уңышлы килеп чыга: Мария «Станислав Дмитриевич Немчин» мәгълүматларын интернеттагы эзләү системасына кертә һәм, кызыксынып, аның «ВКонтакте»дагы битен укый, ә яшь ир-атның элеккеге фотосын компьютер экраныннан телефонга фотога төшереп, әбисенә күрсәтә. Ул «әйе, бу ул» дип башын гына селки. Чаллы кызы, озакка сузмыйча, бабасына хат яза, гаиләсе турында сөйли.

– Мин шундук бернинди аферист булмавым, бернәрсәгә дә дәгъва итмәвем, ә бары тик якыннанрак танышырга теләвемне ачык итеп әйттем, – дип елмая Мария. Хат кич белән соң гына китте, ә иртән мин инде шатлыклы җавап хатын укыдым: «Маша, кояшым, мин синең мине табачагыңны белә идем!». Мин аның да үз улын табарга тырышуын белдем, ләкин аңа Зинаида турында ялгыш мәгълүмат биргәннәр. Ул Зинаида һәм улы белән очрашу өмете белән яшәгән. Безнең арада язышулар башланды, без шалтыратыша башладык.

Аралашучан Станислав Дмитриевич читтән торып аралашу барышында ук оныгында зур тәэсир калдыра.

– Бабай Санкт-Петербургта яши, ул тол һәм инде олы яшьтә, әмма шулкадәр актив булуы мине сокландырды, – дип уртаклаша Мария. – Китаплар яза, аның белән төрле темаларга сөйләшергә мөмкин, социаль челтәрләрне актив кулланучы да, ул шунда ук минем барлык дус кызларыма язылды. Алар мондый әңгәмәдәшкә ия булуларына шат.

Шул ук вакытта Мариянең әтисе – Игорь Викторович Сорокин – әтисе белән тиз генә аралашып китә алмаган. Кызы фикеренчә, анарда әтисенә карата тирән рәнҗү хисләре булган. Бервакыт, сөйләшкәндә, ул балачакта әнисенең: «Син әтиеңә кирәк түгел, ул сине ташлады», – дип әйткән сүзләре аны нык яралаганын әйткән була. Еллар узу белән дә бу авырту басылмаган.

Бабасы белән беренче булып Мария очраша. Бары тик 1 елдан соң гына, туганнарының киңәшләре нәтиҗәсендә, Игорь Викторовичның әтисе белән күптән көтелгән танышуы була: башта кыска хәбәрләр, соңрак – телефон сөйләшүләре. Станислав Дмитриевич аны үз янына кунакка чакыра, ләкин улы, эшләре булу сәбәпле, барырга ашыкмый.

Зинаида Яковлевна башка оныгы белән

Фото: © шәхси архивтан

– Беренче очрашу Әстерхан өлкәсендә 2 ел элек булды, – дип сөйли Мария Данилова. – Безнең анда туган йортыбыз бар, без барыбыз да шунда җыелдык. Аларның тышкы кыяфәтләре дә, характерлары да охшаш – икесенең дә энергияләре ташып тора, үзсүзле. Хәзер мин бабай белән сирәгрәк аралашам, минем миссиям тәмамланды дип саныйм.

Улы өчен рәхмәт әйтергә өлгермәде…

Мариянең әбисе Зинаида Яковлевна моннан 2 ел элек ковидтан вафат булган. Бәхеткә, ул улының үз әтисе белән мөнәсәбәтләрен җайга салуын белеп өлгергән. Станислав Дмитриевич аның 80 яшьлек юбилеена Чаллыга килергә планлаштырган була. Ләкин...

– Без шалтыратышып, сөйләшеп өлгердек, безнең бүлешер нәрсәбез юк, дидем, – дип телефон аша сөйләп бирде Станислав Дмитриевич. – Минем Зинаида белән бик күрешәсем һәм улым Игорь өчен рәхмәт әйтәсем килгән иде. Шунысы куандыра, аның тормышында һәм карьерасында барысы да яхшы булган, ул яхшы һәм тату гаилә корган. Аңа карап, аның тавышын тыңлап, мин яшьлек елларымны искә төшерәм.

Без дулкынландыргыч сорауга тукталдык: Станислав белән Зинаида ни өчен аерылышкан?

– Без 1962 елда Братскида таныштык, – дип аңлатты Станислав Дмитриевич. – Миңа 24 яшь иде, мин Иркутск университетының юридик факультетында читтән торып укыдым һәм монтажник булып эшләдем. Сессияне уңышлы гына тәмамлаганнан соң, дуслар белән тулай торакка киттек, анда тәмле ашадык, биедек, ял иттек. Шунда беренче тапкыр 22 яшьлек Зинаиданы күрдем. Бәйрәмнән китәргә туры килде – ашыгыч рәвештә эшкә барырга кирәк иде, һәм иртәнге 5тә минем арттан йөк машинасы җибәрделәр. Бу хакта ишеткәч, Зинаида аны тулай торакка илтеп куярга кушты, һәм без бергә чыгып киттек.

Соңрак язмыш яшьләрне тагын бер тапкыр кибеттә очраштыра, һәм Зинаида танышын кунакка чакыра, алар дуслашып китәләр. Көннәрдән бер көнне Станиславка Магадан өлкәсенә китәргә туры килә: аңа туганнан туган апасының ирен коткарырга кирәк була, ул, нәтиҗәдә, зур суммада акча белән гаиләсеннән качып китә. Авыр низаглардан соң аның апасы озакка хастаханәгә эләгә, һәм 5 яшьлек улы Станислав аның кулында кала.

– Баланың әбисе килер дә, мин Братскига кайтырмын, дип уйлаган идем, чөнки мине эштә көтәләр иде, – дип искә ала ир-ат. – Әмма бар нәрсә дә без уйлаганча гына барып чыкмый шул – сәфәр 2 елга сузылды. Шулкадәр күп проблемалар килеп чыкты, хат кайгысы булмады. 1965 елда Санкт-Петербургка күчендем: университетның филология факультетын тәмамлаганнан соң, нәшриятта мөхәррир булып эшләдем.

Немчин улы тууы турында 70нче елларда Запорожьеда яшәүче әнисеннән белә. Липецк өлкәсеннән Зинаиданың апасы җибәргән хат аңа могҗизаи рәвештә генә килеп ирешә, чөнки конвертта язылган фамилия бозылган була.

– Эзләү барышында мин Зинаида турында дөрес булмаган мәгълүматлар алдым: аның әтисенең исеме (Яковлевна урынына Ивановна) һәм туган елы дөрес күрсәтелмәгән иде, – ди ул. – Аннары Үзәк адрес бюросына запрослар ясадым, Братск тулай торагына яздым. Ләкин барысы да уңышсыз булды. Машаның мине табуына һәм барыбызга да кушылырга ярдәм итүенә шатмын.

Станислав Немчинга бүген 86 яшь, ул – тарихи темаларга 4 томлык китап авторы. Аның гаиләсе зур: 3 улы бар (берсе үлгән, шунда ук аның артыннан хатыны да вафат булган), 7 оныгы һәм ике оныкчыгы – Мариянең балалары.

– Мин Игорь алдында үземне гаепле хис иттем, – ди Станислав Немчин. – Мин – динле кеше һәм бу темага руханилар белән сөйләштем, алар миңа үзем белән булган хәлнең тәкъдир икәнлеген аңлатты. Иң мөһиме, без, меңнәрчә чакрым ераклыкта булсак та, аралашабыз һәм дус яшибез.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә

Читайте на 123ru.net