«Туй күлмәгендә җирләдек». 8 айлык авырлы кәләш туй алдыннан үлгән

Братск шәһәрендә 22 яшьлек Полина 8 айлык авырлы вакытта үлә. Туганнары аны бала тудыру йортыннан каршы алырга әзерләнә, тик җирләүгә барырга туры килә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Полина Антон (исеме үзгәртелә) белән 1 ел элек социаль челтәрләрдә таныша. Алар очраша башлый, аннары Полина бәбигә уза. Туй тантанасына акча эшләү өчен егет берничә ай вахта белән эшли. Алар өйләнешергә җыена.

2022 елның 23 августында фаҗига була. Полинаның анасы Натальягә бу турыда кияү сөйли. Ул кичен эт белән йөрергә чыга, аннары аңа Полина шалтырата. Ул йөткерүен, сулый алмавын әйтә. Аннары өянәк бетсә дә, алар «ашыгыч ярдәм» чакыра. Берничә көн алданрак кәләш табибка мөрәҗәгать иткән. Анда салкын тию билгеләре булган. Дәвалау билгеләгәннәр.

«Ашыгыч ярдәм» килгәндә, аның температурасы 37,7 була. Табиблар укол ясый. Берничә секундтан Полина аңын югалтып егыла, авызыннан күбек чыга башлый.

«Фельдшер футболкасын күтәрде. Миңа ул Полинаның авырлы булуын күреп гаҗәпләнгән кебек тоелды. «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратканда, мин бу турыда әйткән идем. Аннары табиб Полинаны тиз генә идәнгә салырга кушты, алар аны терелтмәкче булды. Фельдшер реанимациягә шалтыратты: «Миндә йөкле хатын үлде!» – дип кычкырды», – дип сөйли Антон.

Аннары табиблар Антонны реанимация каршыларга чыгарып җибәрә, шуннан соң фатирда ни булганын Антон белми. Ул кызның анасына шалтырата. Алар килгәч, фельдшер Полинаның үлүен әйтә.

Тикшерү ачыклаганча, авырлы хатынга кертелгән препарат һәм аның үлеме арасында сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше юк.

Өлкә Сәламәтлек саклау министрлыгы комментарий биргән. «Авырлы пациентка чакыру 21.46 сәгатьтә килде. «Ашыгыч ярдәм» юлда 12 минут була. Алар килгәндә, пациентның хәле бик авыр була. Аның сүзләренчә, хатынның 3 көн температурасы, йөткерү була. Ул медицина оешмасына мөрәҗәгать итми, үзен үзе дәвалау белән шөгыльләнә. Медицина хезмәткәрләре, буылуны бетерү өчен, бронхолитик дару кертә. 50 минут дәвамында интенсив терапия ясала, ләкин реанимация чаралары ярдәм итми: йөрәк эшчәнлеге туктый», – диелә хәбәрдә.

Мәрхүмә хатын-кызны кияүгә чыгар өчен алынган туй күлмәгендә җирлиләр.

Җинаять эше ябылган. Ләкин туганнары өчен үлем сәбәбе табышмак булып кала. «Кызыма балачакта «астма» диагнозы куйдылар. Ләкин беркайчан да өянәкләре булмады, ул буылмады. Салкын тигәндә генә хәле кискенләшә иде. Бераз йөткерә дә бетә. Ингалятор да кулланмады. Йөклелеге дә проблемасыз узды. 2 атна саен табибка йөрде. Берәр нәрсә булса, табиблар күрер иде бит», – ди Полинаның анасы.

Инде 2 ел узган. «Бик сагынабыз. Ирем белән 5 бала үстердек. Олы улым 16 яшендә суда батып үлде. Хәзер Полина да юк», – ди әни кеше.

Читайте на 123ru.net