Дагыстандагы 15 полиция хезмәткәренең гомерен өзгән терактлар хронологиясе

Дагыстандагы 15 полиция хезмәткәренең гомерен өзгән терактлар хронологиясе

Дагыстанда 23 июнь вакыйгаларында 19 кеше үлде.

  • Махачкалада атыш: руханины һәм полицейскийларны атып үтергәннәр, синагоганы яндырганнар

Теракт вакытында Махачкалада 10 полиция хезмәткәре, гыйбадәтханә сакчысы һәлак булган. Дербентта – 5 полиция хезмәткәре, православие рухание, 2 синагога сакчысы. Тагын бер мәетнең шәхесе ачыклана.

Бүген республикада беренче һәлак булучыларны җирлиләр. 24-26 июнь – Дагыстанда матәм көннәре.

Видеода һәм фотода – Махачкала полиция бинасындагы мемориал.

Икенче фотода – Дербентта һәлак булучылар (Дербент көч хезмәткәрләренең портретлары шулай ук Махачкала бүлегендә куелган).

Махачкала һәм Дербентта контр-террористик операция иртән тәмамланды. Дагыстандагы терактлар белән бәйле рәвештә, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан президентлары Россия халкына һәм Владимир Путинга кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

  • Махачкалада атыш видеолары

«SHOT» телеграм-каналы Дагыстандагы һөҗүмнәр хронологиясен барлаган:

23 июньдә 18 сәгать тирәсендә Дербентта террорчыларның 2 төркеме бер үк вакытта Ленин урамындагы Покров Пресвятой Богородицы православие гыйбадәтханәсенә һәм Таги-Заде урамындагы Келе-Нумаз синагогасына Молотов коктейльләре ташлыйлар һәм сакчыларга ут ачалар.

Синагога янында 4 кеше һәлак була: полиция хезмәткәре, сакчы һәм тагын 2 кеше. Гыйбадәтханә янында 1 полиция хезмәткәре үлгән. Ике очракта да яраланган хезмәткәрләр бар.

Ярты сәгатьтән соң Махачкалада 3 террорчы Громов урамында урнашкан Изге Богородица Успение кафедраль соборын саклаучы полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итә. Һөҗүм чиркәүдән берничә метр ераклыкта, Мирзабеков урамында була. Ким дигәндә 4 полиция хезмәткәре һәлак була.

Һөҗүм итүчеләр юлда тартып алынган кара машинада кача.

Шул ук вакытта, 18:30 сәгатьтә, башка билгесез кешеләр Ермошкин урамындагы Махачкала синагогасына Молотов коктейле ташлыйлар.

Буйнакский урамында террорчылар ДПС нарядына ут ача, ким дигәндә 1 хезмәткәрне үтерәләр.

Ярты сәгатьтән соң террорчылар Каммаев урамындагы «Встреча» кафесы янында полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итә.

Юк ителгән һөҗүмчеләр арасында Сергокалин районы башлыгы Магомед Омаровның ике улы: Осман һәм Адиль, шулай ук аның туганнан туганы бар. Түрәне тоткарлаганнар.

Беренче мәгълүматлар буенча, һөҗүмчеләрнең берсе – 28 яшьлек Гаджимурад Кагиров, ул – элегрәк ММАда катнашкан сугышчы, Хәбиб Нурмагомедов катнашкан чарада чыгыш ясаган булган.

Махачкала һәм Дербентка һөҗүм иткән террорчылар терактларны май уртасыннан бирле – 1 айга якын планлаштырган. Хәзерге вакытта 5 террорчы юк ителгән.

РФ Тикшерү комитеты «SHOT» мәгълүматларын раслады: 19 кеше һәлак булган – 15 полиция хезмәткәре һәм 4 гражданин, шул исәптән рухани. Корбаннар саны артырга мөмкин.

Читайте на 123ru.net