Чистай хакимияте «зират бикле булгач, мәетне җирли алмаганнар» дигән хәбәрне кире какты

Чистай хакимияте «зират бикле булгач, мәетне җирли алмаганнар» дигән хәбәрне кире какты

«Типичный Чистополь» каналы Чистайда, зират капкасы бикле булу сәбәпле, сәгать ярымнан артык мәетне җирли алмыйча торулары хакында яза. Чистай кешеләре сөйләвенчә, алар 11дән соң зиратка килә. Әмма керә алмыйлар – капка бикле була, анда йозак эленгән. Зират җитәкчелеге шалтыратуларга җавап бирмәде, дип язалар.

«Кайчан бездә тәртип була?!» – дип язалар аккаунтта. Бу хәбәр чистайлыларны да гаҗәпләндергән – алар «зиратның бикләнгәнен белми идек» дип язалар.

Чистай хакимияте моны кире каккан җавап язды. Хакимият зиратның ачык булуын хәбәр итә, әгәр йозак булган икән, капкада язылган телефоннан шалтыратырга мөмкин, диләр.

Яңалыкка ачыклык кертү өчен, «Интертат» «Типичный Чистополь»гә язган кешеләрнең берсе белән сөйләште. Чистайда яшәүче, 1962 елгы Анна Петрунникова мәетне зиратка кертә алмыйча тору вакыйгасы булуын раслады, фейк түгеллеген әйтте.

***

Чистай зиратында кышын да гауга чыккан иде – территорияне кардан чистартмау сәбәпле, мәетләрне башкаларның каберләре өстеннән алып бардылар.

2022 елның җәендә дә Чистай зиратына бәйле гаҗәп хәл булды. Николай Козеев исемле мәрхүмнең туганнары сөйләвенчә, алар зиратта эшләүчеләргә түләп, кабер казыта. Мәетне алып килгәч, кабернең күмелгән икәнен күрәләр, беркем берни аңлата алмый. Яңадан каберне казырга кушкач, алар бушка эшләүдән баш тарта, һәм каберне казу өчен тагын акча түләргә туры килә.

Читайте на 123ru.net