КВН алып баручысы Александр Масляков вафат

КВНның телеграмдагы каналы Александр Масляковның вафат булуын хәбәр итә.

«Ул КВН хәрәкәтенең барлык катнашучылары һәм миллионлаган тамашачылар өчен һәрвакыт легенда булып калыр. 1964 елдан бирле ул КВН тапшыруын алып барып, Россиядә һәм чит иллиәрдә дә юмор һәм сатира символына әйләнде», диелгән телеграм-каналда.

Александр Масляков 1941 елның ноябрендә Екатеринбург (Свердловск) туган. Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. Ватан алдындагы казанышлары өчен Орденының тулы кавалеры. 1964 елда студент чагында эшли башлаганнан бирле, 2022 елга кадәр КВН тапшыруын алып барды. 2022 елда ковид белән авырганнан соң, тапшырудан китә, савыккач кабат чыга, әмма ике генә тапшыру алып бара. Аның үпкәсендә шеш табыла, табиблар аны операция белән алып атарга ярамый дигән нәтиҗәгә килә. 2024 елда ул тулысынча эшеннән китә. Хатыны – Светлана Маслякова, КВН режиссеры. Улы Александр Масляков та, оныгы да КВН белән бәйле эштә.

2017 елда Масляковның инсульттан һәлак булуы турында ялган хәбәр чыккан иде.

Читайте на 123ru.net