World News

Мамадышның Түбән Сон авылында «Йомырка бәйрәме» булды

Мамадышның Түбән Сон авылында «Йомырка бәйрәме» булды

Бүген Мамадыш районы Түбән Сон авылында, гадәттәгечә, «Йомырка бәйрәме» узды. Биредә әлеге кызыклы йола инде бик күптәннән үткәрелә. «Йомырка бәйрәме» - авылдагы һәр кешенең балачагы белән бәйле якты истәлеге ул. Вакытлар үтеп, буыннар алмашынса да, бу гореф-гадәт онытылмый.

Бүген дә Түбән Сон урамнарын тутырып балалар төсле йомырка җыйды. Хуҗабикәләр аны суган кабыгы яки махсус буяулар белән кичтән үк кызартып куя. Дөрес, замана бәйрәмгә азмы-күпме үзгәрешләр өстәгән - хәзер инде хуҗабикәләр, йомырка янына төрле тәм-томнарын да өстәп өләшә.

Авылдагы һәр йорт капкасы киң итеп ачып куелган иде. Кайбер хуҗабикәләр балаларны капка төбенә үк чыгып каршылады.

Читайте на 123ru.net