World News

Чаллы рәссамы Ренат Мусин үтенеч белән мөрәҗәгать итте

Тумыштан ДЦП белән интегүче Чаллы рәссаме Ренат Мусин ярдәм итәрлек дуслар эзли. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать белән чыкты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

«Кул-аякларым параличланган. Шуңа да карамастан мин актив, тулы тормыш белән яшим. 5 ел элек шәһәр буйлап йөрер өчен электр коляскасы сатып алдым. Әти-әнием 80 яшьне вакладылар. Мине урамга алып чыгарга аларның көчләре җитми. Ә урамга шулхәтле чыгасым килә. Без 41нче комплекста яшибез. Хөрмәтле дусларым, сезгә мөрәҗәгать итәм. Бәлки арагыздан мине 16.00 сәгатьтән соң урамга алып чыгып йөртергә теләүчеләр булыр?! Мин чиксез рәхмәтле булыр идем», – дип язган ул.

Искәртергә кирәк, Ренат Мусин - искиткеч талант иясе. Ул пумаланы башына эләктереп (элегрәк тешенә кысып), матур картиналар ясый. Бүгенге көндә 100дән артык эше бар. Берсен хәтта Татарстанның элекке Президенты Миңтимер Шәймиевка бүләк иткән.

Читайте на 123ru.net