World News

Путин КДМУ ректорына Россиянең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исемен тапшырды

Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созиновка «Россиянең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалады.

Документта әйтелгәнчә, югары уку йорты җитәкчесе «сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» билгеләп үтелгән.

Моннан тыш, «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-эзләнү фәнни-җитештерү фирмасы автомобиль йөртүчесе Олег Золотов «II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале белән бүләкләнде.

Читайте на 123ru.net