Махсус операциядә катнашучы хәрби Баулы районында зур Корбан мәҗлесе оештырды
Баулы районында уникаль Корбан мәҗлесе узды: аны махсус операция зонасыннан ялга кайткан Айболит кушаматлы хәрби оештырды. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче ир-ат нефть тармагында эшләгән, эзтабарлар отрядында әгъза булып торган, спорт белән шөгыльләнгән, ул халыкара класслы спорт мастеры. Аның медицина белеме дә бар, шуңа күрә хәрбине медицина взводына билгеләгәннәр. Айболит берничә тапкыр туган ягына ялга кайткан. Өйләнгән, өч баласы бар.
Ир-ат чираттагы ялдан соң махсус хәрби операция зонасына киткәндә нәзер корбаны чалырга һәм сау-сәламәт әйләнеп кайткан очракта, авылдашларын Корбан мәҗлесенә җыярга сүз бирә.
Фото: © Ләйсән Таһированың шәхси архивыннан
Сүз уңаеннан, нәзер корбаны – ул корбанның, исламдагы дини йолаларның бер төре, аның мәгънәсе вәгъдә ителгән хайванны чалуга кайтып кала. «Нәзер» Аллаһы Тәгаләгә бирелгән вәгъдәне аңлата.
«Без анда бик кыен хәлгә юлыктык һәм мин Аллаһы Тәгаләгә: «Мине онытма, безне сакла, мин туганнарым һәм авылдашларымны бергә җыю өчен өйгә сау-сәламәт әйләнеп кайтырга тиешмен», - дип ялвардым. Без анда могҗиза белән генә исән калдык. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән мин исән-сау әйләнеп кайттым һәм туганнарым, авылдашларымны күрүемә шатмын», - дип сөйләде хәрби.
Ир-атның теләге чынга ашты: ул нәзер корбаны чалды һәм Салих авылы мәчете янында зур Корбан мәҗлесе оештырды, анда хәрбинең әти-әнисе һәм туганнары килде. Алар һәм авылдашлары Айболитка табын әзерләргә ярдәм итте.
Фото: © Ләйсән Таһированың шәхси архивыннан