Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Путин инаугурациясенә чакыруны күрсәтте
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Татар-информа»га Владимир Путинның Россия Президенты вазифасына керешү тантанасына чакыруны күрсәтте.
Конвертка чарага исемле чакыру салынган, дата һәм урын күрсәтелгән — 2024 елның 7 мае, 11.45. Чакырылучылар дресс-код үтәргә тиеш: ир-атлар өчен — караңгы төстәге костюм, хатын-кызлар өчен – гади озынлыктагы күлмәк яки костюм. Хәрби парад формасы булырга мөмкин.
Фото: © Айрат Фәррахов биргән фото
«Зур Кремль сараенда мобиль җайланмалар куллану, шулай ук фото һәм видео төшерү тыела», - дип ассызыклана чакыруда.
Чакыру янында РФ гербы төшерелгән тартма. Тартма эчендә – тантаналы чарада катнашучылар өчен истәлекле көмеш медаль. Медальгә Путинның инаугурация датасы язылган – 2024 елның 7 мае. Шулай ук Россия Федерациясе символлары күрсәтелгән.