World News

Владимир Путин инаугурация һәм Президент полкы парадыннан соң рәхмәт гыйбадәтендә булды

Россия Президенты Владимир Путин инаугурация һәм Президент полкы парадыннан соң рәхмәт гыйбадәтендә булды. Благовещение чиркәвендә узган тантананы Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл үткәрде.

«Илебездә янәдән иң югары вазифа биләргә җыенган көндә без сезнең исәнлеккә дога кылабыз. Әлеге сүзләрнең сезнең өчен буш авазлар гына булмавын, үзегез дә гыйбадәт кылуыгызны беләбез. Аллаһының рәхмәте белән дәүләтебез башында үз диненнән оялмый торган православие кешесе торуын билгеләп үтәбез», - диде Патриарх.

Ул билгеләп үткәнчә, ил башлыгына кайвакыт катгый карарлар да кабул итәргә туры килә. Әмма әгәр аларны кабул итмәсәң, моның ахыргы нәтиҗәләре халык өчен дә, дәүләт өчен дә куркыныч булырга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә дә бу карарлар корбаннар белән бәйле, дип өстәде Патриарх.

«Кешеләр мәнфәгатен кайгыртып кабул ителгән әлеге карарларны чиркәү дә, халык та беркайчан гаепләп чыкмады», - дип искәртте Кирилл.

Ул билгеләп үткәнчә, ил Президенты – барлык гражданнар өчен дә үрнәк һәм Владимир Путин, үз чиратында, яхшы үрнәк күрсәтә.

Читайте на 123ru.net