World News

Татарстанда сөт җитештерү күләме 5,9 процентка арткан

Татарстанда сөт җитештерү күләме 5,9 процентка арткан

2024 елның гыйнвар-март айларында Татарстанда сөт җитештерү, узган елга караганда, 5,9 процентка арткан, әмма ит өчен терлек һәм кош-корт үстерү 2,7 процентка, шулай ук йомырка җитештерү 0,6 процентка кимегән. Бу Татарстанстатның республиканың социаль-икътисади хәле турында әзерләнгән докладында билгеле булды.

Гомумән алганда, төбәктә барлык төр хуҗалыклар елның беренче ике аенда иткә 116,8 мең тонна терлек һәм кош (тере үлчәмдә), 526,1 мең тонна сөт һәм 361,9 млн данә йомырка җитештергән.

Аерым алганда, агрофирмалар сугымга 90,5 мең тонна терлек һәм кош-корт (узган елга караганда, 2,9 процентка кимегән), 381,0 мең тонна сөт (8,3 процентка арткан) һәм 303,1 млн данә йомырка (1,9 процентка кимегән) җитештергән.

Читайте на 123ru.net