World News

Татарстан 2023 елда торак тапшыру буенча алдынгы 20 төбәк арасына кергән

Узган елда Татарстанда 3,4 млн кв. метрдан артык торак, ягъни бер кешегә исәпләгәндә 0,858 «квадрат» төзелде. Татарстан бу күрсәткеч буенча Россиядә 16нчы урынны алды. Бу хакта РИА Новости тикшеренүендә билгеле булды.

Гомумән алганда, 2023 елда илдә тапшырылган торак мәйданының 3,1 проценты республикага туры килгән. Тапшырылган торак күләме 2022 ел күрсәткечләреннән 11,1 процентка арткан. Тулаем алганда, төбәктә бер кешегә гомуми мәйданның 29,6 кв. метры туры килә, бу гомумроссия дәрәҗәсеннән югарырак (28,8).

2023 елда бер кешегә исәпләгәндә торакның иң зур күләме Ленинград өлкәсендә, анда 2 «квадрат»тан бераз артык туры килә. Аннары Төмән өлкәсе (1,539 кв. метр), Чечня Республикасы (1,501), Мәскәү өлкәсе (1,443) тора.

Рейтингның түбәнге өлешен Магадан өлкәсе алды, анда күрсәтелгән чорда 12 мең кв.метр торак тапшырылган, ягъни бер кешегә 0,09 кв.м туры килә.

Читайте на 123ru.net