World News

Чувашстан татарларының хәйрия чарасы барышында җыелган ярдәме Оренбургка тапшырылды

12 май көнендә Чувашстан татарларының хәйрия чарасы барышында җыелган ярдәме Оренбургка илтеп тапшырылды. Чувашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам хаҗи Шакиров белән республиканың Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов 550 600 сум күләмендәге акчаны Оренбургта каза күргән дин кардәшебез гаиләсенә илтеп бирделәр, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

«Быел бөтен илебез төрле төбәкләрдә язгы ташкыннар, елгалар ярларыннан чыгу, шуның аркасында килгән бәла-казаларны күзәтеп барды. Бу төбәкләрдә татарлар да күпләп кайгы күрде. Чувашстан татар җәмәгатьчелеге бу фаҗигагә читтән генә карап тормады, ә хәйрия, ярдәм итү чарасын игълан итте. Нәтиҗәдә, ярты миллионнан артык сумма тупланды. Акцияне мөфтият белән милли-мәдәни берләшмә уртак эш итеп башкарып чыкты», диелә хәбәрдә.

Чувашстаннан җыелган хәйрия акчасы Оренбургтагы күп балалы Бикитеевлар гаиләсенә тапшырылды.

Оренбург өлкәсе зыян күрүчеләргә 20 мең, аннан тагын 100 мең акчалата ярдәм күрсәтергә карар кылган. Бу ярдәм иң башта пропискасы булучы, анда яшәүчеләргә бирелгән. Бикитеевлар гаиләсе әле йортка күчмәгәнгә, аларның пропискасы булмаган. Шуңа күрә әлегә аларга дәүләт ярдәме эләкмәгән. Чувашстан татарлары аларга беренче булып ярдәм күрсәтте.

Чувашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе һәм республика мөселманнары Диния нәзарәте бу ярдәм итү акциясендә катнашкан, мохтаҗларга ярдәм кулын сузган һәрбер кардәшебезгә олы рәхмәтен җиткерә, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net