World News

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Кадрлар резервында катнашучылар проектларын яклауда катнашты

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Кадрлар резервында катнашучылар проектларын яклауда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына республика җитәкчесенең Кадрлар резервында катнашучыларның инициативаларын гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтергә кушты. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында алар проектларын яклады. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов «резервистлар» тәкъдимнәренә уңай бәя бирде. Проектларның күпчелек өлеше цифрлаштыруны, һөнәри юнәлеш эшен, агросәнәгать комплексын, социаль өлкәне, инфраструктураны үстерүгә һәм башка өлкәләрдәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән.

Чара «Идарә осталыгы: заманча трендлар һәм чакырулар» программасы буенча квалификацияне күтәрү турында таныклыклар тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

Татарстанның флагман кадрлар проекты 2014 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Ул республиканың төрле почмакларыннан сәләтле идарәчеләрне эзләүгә юнәлтелгән.

Аларның бер өлеше проектта катнашканнан соң югарырак вазифага билгеләнде. Мисал өчен, быел февраль аенда проектны тәмамлаучыларның берсе Булат Габдрахманов Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары итеп билгеләнде.

Читайте на 123ru.net