World News

Данис Шакиров: Татар мәкаме төшенчәсен киң колач белән җәелдерергә кирәк

Бөтендөнья татар конгрессы 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров форум кысаларында оештырылачак фикер алышу мәйданчыклары турында сөйләде.

«Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык ижаты» фикер алышу мәйданчыгына аерым игътибар бирәсем килә. Татар мәкаме төшенчәсен безгә киң колач белән җәелдерергә кирәк. Татар мәкаме белән азан укучылар бармак белән генә санарлык. Коръән хафизлар бар, ләкин азанны татар мәкаме белән Марсель Әхмәдуллин, Марсель Вәгыйзов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре генә укый белә», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессында журналистларга.

Аның әйтүенчә, Казанда Рауза мәчетендә татар мәкаме үзәге ачылган.

«Тәртип» радиосында да татар мәкаме белән азан әйтү мәсьәләсе күтәрелә, бәйге буларак та оештырыла. Татар мәкаме төшенчәсенә аерым игътибар итик әле. Аның үзенең методикасы бар. Җәлил хәзрәт Фазлыев китапларында, вәгазьләрендә бу хакта аңлатыла. Мәсәлән, «а» авазын «о»лаштыру мәсьәләсе бар. Коръән хафизларны чакырып, әлеге фикер алышу мәйданчыгын Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шушы мәдрәсәдә укыткан укытучылар белән аерым яссылыкта оештырабыз», - диде Данис Шакиров.

Ул бу теманы фәнни яссылыкта мөгаллим Резедә ханым Сафиуллина өйрәнгәнлеген дә әйтте.

  • Барлыгы өч фикер алышу мәйданчыгы: Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (Бауман ур., 20); Традицион татар-мөселман рухи мирасының яңарышы: тарих һәм хәзерге заман («Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы, Фатыйх Әмирхан пр., 1). Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык ижаты. («Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы, Фатыйх Әмирхан пр., 1) оештырыла.

«Без аларны фикер алышу мәйданчыклары дип атыйбыз. Мәйданчыкларда дини тәкълимат кына түгел, миллилек, милли төсмер һәм татар дин әһеленең татар тормышында аерым социаль институтны җитәкли алырдай әйдәп баручылары буларак, дин әһелләребезне күрсәтәбез. Фикер алышу мәйданчыкларының төп мәгънәви ягы – дин әһелләрен миллилеккә юнәлтү. Бүгенге көндә милли тормышта булган рольләрен билгеләү», - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Данис Шакиров XIX гасыр азагы – XX гасыр башында яшәгән шәхесләребезнең күбесе дин әһелләре булганлыгын искәртте. «Бүгенге көндә дә татар дин әһеленең мәгърифәтчелектә, милли тормыштагы ролен аерым ассызыклау мөһим. Фикер алышу мәйданчыкларын Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә оештырабыз», - диде ул.

«Шиһабетдин Мәрҗани укулары» Россия Мөтиләр шурасы, Россия Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең тәкъдиме белән оештырыла. «Биредә мәгърифәтчелекне җәмәгать һәм дин әһелләре генә түгел, аерым бер фән эшлеклеләре белән дә оештыру ният кылына. «Традицион татар-мөселман рухи мирасының яңарышы: тарих һәм хәзерге заман» мәйданчыгында суфичылык мәсьәләсе аерым каралачак. Әлеге мәйданчыкның модераторы – Әлбир хәзрәт Крганов», - диде ул.

Читайте на 123ru.net