World News

Метшин май бәйрәмнәрендә юлдагы бөкеләр өчен гафу үтенде

Татарстан башкаласында Җиңү көненә әзерлек эшләре һәм «Казан марафоны»н уздыру Уеннарга һәм БРИКС саммитына юлларны ремонтлауга туры килде. Шуның аркасында шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе май бәйрәмнәрендә зур бөкеләргә эләккән. Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә бу хәл өчен гафу үтенде.

«Безнең өчен һәрвакыт киеренке эш һәм шәһәребездә зур күләмле массакүләм чараларга әзерләнү вакыты булган май бәйрәмнәре узды <...>. Җиңү көне алдыннан юлларда вазгыять киеренке булды, без шәһәр кешеләреннән гафу үтенәбез. Юллар ябылу шимбә көнне «Казан марафоны»н уздыру белән бәйле иде. Бу кадәр күпсанлы кунаклар һәм катнашучылар булыр дип уйламадык», - диде Метшин.

Мэр билгеләп үткәнчә, юлларны ремонтлауны да, үткән чараларны да кичектерү яки күчерү мөмкин булмаган.

«Шуңа күрә тагын бер тапкыр гафу үтенәбез», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.

Искәртик, 11 һәм 12 майда Казанда 10нчы, юбилей «Казан марафоны» узды. Анда ике көн эчендә бөтен Россиядән 28 мең кеше катнашты. Шул сәбәпле, шәһәрдә барлык үзәк урамнарны диярлек яптылар. Моннан тыш, Казанда юлларны төзекләндерү дәвам итә. Шул исәптән булачак саммит һәм БРИКС уеннары өчен маршрутлар да карала.

Читайте на 123ru.net