World News

Данис Шакиров: «Милли тормыш һәм дин» форумы – татар дөньясы өчен аерылгысыз төшенчә

Данис Шакиров: «Милли тормыш һәм дин» форумы – татар дөньясы өчен аерылгысыз төшенчә

Бөтендөнья татар конгрессы 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әлеге форумының татар дөньясы өчен аерылгысыз төшенчә булуын әйтте.

«Әлеге җыеныбыз Халыкара «Россия — ислам дөньясы: KazanForum 2024» кысаларында уза. «Милли тормыш һәм дин» – әлеге төшенчә татар дөньясы өчен аерылгысыз. Төп мәгънәви ягы да әлеге исемдә чагылыш таба. Форумга Россиянең 77 төбәгеннән – Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр, Татарстаннан барлыгы мең дин әһеле һәм кунаклар чакырулы. Делегатлар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессында журналистлар белән очрашуда.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы илебезнең барлык төбәкләреннән төрле диния нәзарәтләре, идарәләренә караган дин әһелләре, мөфтиләрне туплый, җыя торган бердәнбер мәйдан.

«17 майда «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә делегатлар «Russia Halal Exро 2024» күргәзмәсе белән танышачак. 18 майда «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Шулай ук әлеге көнне дин әһелләре төркемнәргә бүленеп өч дискуссион мәйданчыкта эшләячәк», - диде Данис Шакиров.

  • Өч фикер алышу мәйданчыгы: Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (Бауман ур., 20); Традицион татар-мөселман рухи мирасының яңарышы: тарих һәм хәзерге заман («Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы, Фатыйх Әмирхан пр., 1). Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык ижаты. («Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы, Фатыйх Әмирхан пр., 1).

«Соңрак делегатлар «Казан» агросәнәгать паркында «Russia Halal Expo 2024» күргәзмәсен карый алачак. Илебезнең 20 төбәгеннән аерым хәләл азык-төлеген җитештерүчеләр (алар дин әһеле генә түгел, татар эшмәкәрләре дә) үзләренең продукциясен тәкъдим итәчәк. 19 майда Форум делегатлары Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены» тантанасында катнашачак», - дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

«Узган еллардан аермалы буларак, быел барлык татар дин әһелләре 9.30 сәгатьтә Кече манарада Тәүбә мәрасимендә катнашачак. 11.00 сәгатьтә «Изге Болгар» җыены»ның ачылыш тантанасы була, өч гаиләгә хаҗга юллама уйнатылачак», - дип өстәде ул.

  • «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрь аенда уздырылды. Шул елдан башлап әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессының даими проекты булып тора.

Читайте на 123ru.net