World News

Махсус операциядә катнашучыларның балаларына лагерьгә өч мең бушлай юллама бирелә

Махсус хәрби операция катнашучыларының 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалары Мәскәү янындагы Наро-Фоминскидагы «Литвиново» лагеренә 3 мең бушлай юллама алачак, дип хәбәр иткәннәр Мәскәү өлкәсе губернаторы һәм хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары (7 яшьтән 15 яшькә кадәр), узган елдагы кебек үк, Наро-Фоминск шәһәр округындагы «Литвиново» лагеренә 3 мең бушлай юллама алачак. Анда зур актлар залы, балалар өчен һәм ачык спорт мәйданчыклары, бассейн, тренажер һәм спорт заллары, боулинг, өстәл теннисы, шулай ук аэрохоккей бар. Балаларны бай программа көтә. Хәзер анда барырга теләүчеләр исемлеге төзелә», - дип билгеләп үткәннәр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук Мәскәү өлкәсе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Людмила Болатаева август аенда Краснодар краеның ике лагерендә яңа төбәкләрдән 400 бала ял итә алачак дип өстәгән.

«Традицион рәвештә без муниципалитетлар белән бергә җәйге кампаниягә җитди әзерләнәбез. Быел ул 180 меңгә якын баланы үз эченә алачак. Ата-аналарга сайлау өчен Руза, Истра, Коломна, Пушкин округы һәм башка территорияләрдә урнашкан 105 шәһәр чите лагере тәкъдим ителә. Моннан тыш, 960 мәктәп яны лагере эшләячәк – аларга да ихтыяҗ бар», - дип Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевның сүзләре хәбәрдә китерелгән.

Читайте на 123ru.net