World News

Гүзәл Сәгыйтова: «Безнең җыр» лабораториясенең икенче сезоны яңа иҗатчыларны ачты

Гүзәл Сәгыйтова: «Безнең җыр» лабораториясенең икенче сезоны яңа иҗатчыларны ачты

«Безнең җыр» лабораториясенең икенче сезонында моннан 10 ел элек «Калеб»кә йөргән яшьләр белән бергә иҗатка яңа аяк баскан яшьләр дә катнаша. II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты 28 май көнне Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә булачак.

«Мәсәлән, шагыйрьләр Ильяс Фәйзрахманов, Әдилә Әхмәтҗанова дигән яшьләрне ачтык. Композиторлардан Лилия Исхакова, Айдар Ниязов. 2019 елда гала-концертта баянда уйнаган Айдар Салахов быел үзен композитор буларак тәкъдим итте. Җырчылардан Динар Шәрәфетдинов, Аида Ибракова, Татьяна Ефремова, Анастасия Макаровалар килеп чыкты», – дип санап үтте «Калеб» яңа буын иҗат берләшмәсенә нигез салучы, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әлеге чарага багышланган матбугат конференциясендә.

«Безнең «Калеб»леләребезне сез яхшы беләсез. 10 ел узса да, атказанган, халык артистлары булсалар да, «Калеб»леләрдә булган энтузиазм бетмәгән – бу иң мөһиме, алар бик теләп шушы лабораториягә киләләр. Анда гаҗәеп атмосфера – яну, елаулар да бар, бәхәсләр дә бар», – диде ул.

«Лаборатория ул тәҗрибә ясау мәйданчыгы. Лабораторияләрнең бөтен кыйммәте дә шунда – анда бер-берең белән танышасың. Җырчылар, композиторлар һәм шагыйрьләр аерым төркемнәр булып, бер-беребез белән аралашмыйча йөри идек. Бу иҗат лабораториясендә бер булып оештык», – диде лабораториядә катнашучы шагыйрь Лилия Гыйбадуллина.

«Беренче сезоннан 4 ел узган булса да, аның шаукымы һаман да бара. Ул вакытта язылган җырлар төрле концертларда да, дәүләт күләмендә уздырылган зур чараларда да яңгырап тора. Беренчесе уңышлы узган кебек, икенчесе дә шулай булыр дип өметләнәбез», – диде «Безнең җыр» лабораториясенең музыкаль җитәкчесе Ильяс Камал.

Читайте на 123ru.net