World News

Артур Исламов: Без «Калеб» проектларыннан акча сорамыйбыз, сәнгатебез өчен эшлибез

Яшь иҗатчыларны «Калеб» проектларында акча эшләү максаты берләштерми, алар татар сәнгате үсеше өчен катнашалар. «Профессиональләр бер җирдә булсын дип үз вакытында «Калеб»кә кушылган идем. Минемчә монда сәнгатебез яшәсен дип уйлый торган фикердәшләр җыелган. Бу проекттан беребез дә акча сорамыйбыз. Сәнгатебез өчен эшләнә», – диде җырчы Артур Исламов «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концертына багышланган матбугат конференциясендә..

«Гонорар турында уйлаган булсам, бүген мин дә монда утырмас идем», - дип сүзгә кушылды матбугат конференциясендә катнашучы шагыйрә Лилия Гыйбадуллина.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең идея авторы, «Калеб» яңа буын иҗат берләшмәсенә нигез салучы, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. «Безнең җыр» иҗат лабораториясе өчен 2 млн сум акча бирелгән.

«Лабораториянең берничә этабын һәм оркестр белән гала-концерт уздыру өчен бу акчалар азрак икән дигән нәтиҗәгә килдек. Безгә концертның билетларын сату мөһим, билетлар сатылса, гонорарлар булачак», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

  • II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты 28 май көнне Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә булачак.

Читайте на 123ru.net