World News

Татарстан Фәннәр академиясендә Төбәк фәннәр академияләре ассоциациясе утырышы узды

ТР Фәннәр академиясендә Төбәк фәннәр академияләре ассоциациясенең киңәйтелгән утырышы узды. Очрашу кысаларында ТР Фәннәр академиясе институтлары директорлары үзләренең эше һәм төбәк-коллегаларының фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында хисап тотты. Алар шулай ук киләчәк эштән ниләр көтүе турында сөйләде.

«Галимнәрнең һәр очрашуы бик мөһим. Галимнәр өчен бу төбәк коллегаларын күрү һәм ишетү мөмкинлеге. Без хәзер региональ көн тәртибен формалаштыручы дүрт төбәк турында әйтәбез», - дип сөйләде ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Фото: © «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев

Дүрт төбәк академиясен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Камил Рамазанов, Чечен Республикасы Фәннәр академиясе президенты Җәмбулат Умаров, Саха Республикасы Фәннәр академиясе президенты Леонид Владимиров тәкъдим итте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Рамазанов энциклопедистика һәм гуманитар мәсьәләләргә аерым басым ясады. Леонид Владимиров криотехнологияләрне өйрәнү мәсьәләләренә кагылды – салкын ул проблема түгел, ә мөмкин булган чишелеш. Җәмбулат Умаров үз чыгышында Чечен Республикасының фәнни-техник базасының түбән дәрәҗәсен ассызыклады һәм аның региональ хезмәттәшлек барышында үсүенә өметен белдерде.

«Без куелган бурычларны хәл итәчәкбез. Институтлар ачмаячакбыз, лабораторияләр булдырмаячакбыз. Булганын үстерәчәкбез», - дип аңлатты Рифкать Миңнеханов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ассоциацияне булдыру турында килешү 2023 елның 8 декабрендә Саха Республикасында дүрт төбәк Фәннәр академиясе президентлары тарафыннан имзаланган иде. Ассоциациянең максаты – җәмгыятьнең фәнни үсеше гомуми проблемаларын хәл итү, фәнни тикшеренүләр өлкәсендә уртак фәнни проектларны координацияләү һәм гамәлгә ашыру, фәннәр академияләренең фәнни сәясәтен килештерү, фәнни тикшеренүләрнең иң перспективалы юнәлешләренә теләктәшлек күрсәтү өчен галимнәрнең тырышлыкларын берләштерү.

Искәртеп үтик, бер атна элек РФ Президенты Россия Федерациясенең 2030 елга кадәрге һәм 2036 елга кадәрге перспективага милли үсеш максатларын билгеләде. Алар арасында технологик лидерлык, дәүләт һәм муниципаль идарә, икътисад һәм социаль өлкәнең цифрлы трансформациясе бар.

Читайте на 123ru.net