World News

Миңнеханов газлаштыру программасы турында: Илебезнең иң нәтиҗәле проектларының берсе

Миңнеханов газлаштыру программасы турында: Илебезнең иң нәтиҗәле проектларының берсе

Гариза бирүчеләрнең участок чикләренә бушлай газ торбасы сузуны күздә тоткан газлаштыру программасы – Россиядә иң нәтиҗәле проектларның берсе. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов газлаштыру мәсьәләләре буенча региональ штаб киңәшмәсеннән соң белдерде.

«Кешеләр үзләренең торак шартларын яхшыртырга тырыша. Газлаштыру программасы һәм «Газпром» компаниясе хисабына бу мәсьәлә хәл ителә. Бу илебезнең иң социаль һәм нәтиҗәле проектларының берсе», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе шулай ук Татарстанның Россия төбәкләре арасында газлаштыру дәрәҗәсе буенча алдынгы позицияләрдә торуын билгеләп үтте.

«Бу Президент программасы, һәм ул киңәйтелгән – торак пунктлар гына түгел, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре дә. Аз керемле кешеләр челтәргә тоташу һәм газ алу мөмкинлегенә ия. Безнең республика буенча гына да 18,5 мең йорт хуҗалыгына газ тоташтырылды, һәм бу сан әле артачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

«Газпром межрегионгаз» генераль директоры Сергей Густов, үз чиратында, Татарстанда газлаштырып бетерү программасын уңышлы тормышка ашыруга игътибар итте.

«Яхшы газлаштырылган республикада әлеге программа буенча 25 мең гариза кабул ителде. Бүген без беренче коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрен тоташтырдык – 100 йорт газга тоташу мөмкинлеге алачак», - диде ул.

Густов шулай ук участок территориясенә газ кертүгә 100 мең сумга кадәр ташламаларны исәпкә алганда тагы да күбрәк кеше көнкүрештә газдан файдалана алачак, дип билгеләде. Бу газлаштыру программасының төп нәтиҗәсе булып тора, диде ул.

Upd. (13.57): Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Түбән Камада газүткәргеч эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Густов очрашуында шулай ук «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм «Газпром межрегионгаз Казань» АҖ генераль директоры Айдар Таһиров катнашты. ТР Рәисенең матбугат хезмәте «Газпром межрегионгаз» компаниясе генераль директоры искә алган төгәлләштерелгән мәгълүматларны китерә.

«Бүгенге көндә республикада газлаштыру 97,6 процентка җитә – бу бик югары күрсәткеч. Республиканы газлаштырып бетерү планы расланды. Хәзерге вакытта эш ун торак пункт буенча бара – бу 7,5 меңнән артык кеше. Гомумән алганда, төбәктә газлаштырып бетерү программасы буенча 28 720 гариза кабул ителгән. Шуларның барысы да диярлек килешүләргә рәсмиләштерелгән – 27 825», — дип белдерде Сергей Густов.

Социаль газлаштыру программасы 2021 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башлап җибәрелде.

Читайте на 123ru.net