World News

Миңнеханов видеоэлемтә аша Түбән Камада газүткәргеч эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты

Бүген Татарстанның Түбән Кама районында бакча ширкәтләренә һәм Дмитриевка авылына газ җибәрү тантанасы булды. Тантанада видеоэлемтә аша ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

8 километр озынлыктагы яңа бүлеп тарату челтәре социаль газлаштыру программасы кысаларында булдырылган. Ул Дмитриевка авылындагы, шулай ук «Чайка» һәм «Строитель» бакчачылык ширкәтләрендәге йорт хуҗалыкларын газга тоташтырырга мөмкинлек бирә. Файдалануга өч газ бүлеп тарату пункты тапшырылган.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу быел Түбән Кама районында газлаштырып бетерү программасы кысаларында эшли башлаган икенче газүткәргеч. Аны эшләтеп җибәрү 100дән артык йорт хуҗалыгын газ һәм җылылык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Бу безнең республика өчен мөһим вакыйга. Газлаштырып бетерү программасы гамәлдә булган чорда гына да республикада 18,5 меңнән артык йорт газ белән тәэмин ителде», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

«Әлеге программаны гамәлгә ашырганы өчен Россия Президентына, «Газпром» компаниясе җитәкчелегенә һәм, аерым алганда, «Газпром межрегионгаз» командасына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Бу безнең ил мәнфәгатьләрендә бик җитди социаль бурыч», – дип өстәде ул.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Upd. (13.22): Соңрак Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында чарадан фотосурәтләр урнаштырган. Фотоларны республика җитәкчесенең матбугат хезмәте төшергән. Ул кыскача вакыйганың асылын аңлаткан һәм «Хәерле сәгатьтә! Президентыбызга һәм Газпром җитәкчесенә бик зур рәхмәт!» – дип өстәгән.

Социаль газлаштыру программасы 2021 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башлап җибәрелде.

Читайте на 123ru.net