World News

-7 градуска кадәр салкыннар сәбәпле Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

-7 градуска кадәр салкыннар сәбәпле Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанга салкыннар килүе сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе – 15 май төне һәм иртәсендә республика территориясендә һавада һәм туфракта -2..-7 градуска кадәр (Казанда -2..-4 градуска кадәр) кырау төшүе көтелә.

Upd. (13.50): сишәмбегә каршы төндә төбәктә шулай ук кырау төшүе фаразланган иде, әмма ул кадәр үк көчле түгел – 0..-5 градуска кадәр.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яңа атнаның беренче яртысында Татарстанда салкыннар көтелә, әмма аның икенче яртысыннан республикада +20 градуска кадәр җылытачак.

Читайте на 123ru.net