World News

Татарстан Рәисе Рус православие чиркәве делегациясе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рус православие чиркәве делегациясе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәве делегациясе белән очрашты. Бу хакта ТР җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү һәм бөтен Русь Изге патриархының викарие, митрополит Антоний Волоколамский җитәкчелегендәге Рус православие чиркәве вәкилләре «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме чараларында катнашачак.

Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәве әһелләренә мондый вакыйгаларга күрсәткән игътибар өчен рәхмәт белдерде. Яңа форматка 2023 елда Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл нигез салганлыгын һәм шәхсән үзе Казанга KazanForum чараларында катнашу өчен килгәнлеген искә алды.

«Без Патриархка мондый активлыкта катнашуы һәм республикабызга зур игътибар бирүе өчен чын күңелдән рәхмәтле», — диде Татарстан Рәисе.

Ул традицион кыйммәтләрне, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән уртак тырышлыкларның мөһимлеген искәртте. Аеруча игътибар таләп итә торган аерым юнәлеш — ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net