World News

Владимир Путин Си Цзиньпинга Казанда узачак БРИКС саммитына чакыру тапшырачак

16-17 майда Кытайга сәфәре вакытында Россия Президенты Владимир Путин Кытай Республикасы Рәисе Си Цзиньпинга Казанда узачак БРИКС саммитына чакыру тапшырачак. Бу хакта РИА Новостига дәүләт башлыгы ярдәмчесе Юрий Ушаков сөйләде.

Ул искәрткәнчә, бу Президентның яңадан сайланганнан соң чит илгә беренче сәфәре. Лидерлар сөйләшүләрне тар һәм киңәйтелгән составларда алып барыр дип көтелә.

«Безнең Президент тагын бер тапкыр Си Цзиньпинга Казанда узачак БРИКС саммитына килергә чакыру тапшырачак», - диде ул.

Президент ярдәмчесе сүзләренчә, Си Цзиньпинның Татарстанга сәфәре турында алдан килешү бар.

Элегрәк Кытай Республикасы Рәисенең октябрьдә БРИКС саммитында катнашуын Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров хәбәр иткән иде. Ул шулай ук Казанда Си Цзиньпинның Владимир Путин белән тагын бер очрашуы булырга мөмкин булуын әйтте.

Читайте на 123ru.net