World News

КФУда «Әдәби суд» утырышында «Интеллектуаллар эше» тикшереләчәк

КФУда «Әдәби суд» утырышында «Интеллектуаллар эше» тикшереләчәк

17 майда 10.10 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Әллүки» иҗат берләшмәсендә (271нче бүлмә) «Әдәби суд» утырышында «Интеллектуаллар эше» тикшереләчәк.

Гаепләнүчеләр: Ильяс Хаҗиев «Чәнечкеле таҗым», «Оча торган кеше», «Бакчачылар», «Йөрәк чәчәге» парчалар шәлкеме, Гөлназ Әхмәдиева «Тукталыш» хикәясе, Айзилә Абдрахманова «Нихәл, әнкәй...» хикәясе, Ихтыяр Кыямов. «Сыерчык оясы» хикәясе. Казый - халык язучысы Рабит Батулла, гаепләүче – Лилия Гыйбадуллина, яклаучы – Ландыш Әбүдарова, шаһитләр: Галимҗан Гыйльманов, Халисә Ширмән. Керү ирекле», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Әдәби суд» оештыручылары.

  • Оештыручылар: Татмедиа АҖ, «Казан утлары» журналы, Татарстан китап нәшрияты, Татарстан Язучылар берлеге, КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе.

Читайте на 123ru.net