World News

Зәй каратэчылары халыкара бәйгедән җиңү яулап кайтты

Зәй каратэчылары халыкара бәйгедән җиңү яулап кайтты

11-12 майда Беларусьның Минск шәһәрендә каратэ Киокусинкай буенча халыкара ярышлар үтте. Зәйдән биредә Татарстан Республикасы командасы составында Алексей һәм Владимир Ревиннар шәкертләре көч сынашты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Анда Әрмәнстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Пакистан, Иран, Кытай, Төркия, Италия, Словакия, Канада, Польша, Белорусия, Россиядән 700дән артык спортчы катнашкан.

«Безнең спортчылар әлеге ярышларга икенче ел рәттән бара. Әлбәттә халыкара дәрәҗәдәге ярышка без аеруча җитди әзерләндек, нәтиҗәләр дә куандыра. Районда әлеге төр спортны үстерүгә мөмкинлекләр тудырулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәтлебез», — ди тренер Владимир Ревин.

Үз категорияләрендә Егор Ревин, Амелия Камалиева, Умукурсум Ихинданова, Марат Хөснетдинов җиңде. Егор белән Амелия әлеге ярышларның икенче кабат чемпионнары булды.

Икенче урынны Азалия Фаршатова, өченче урынны Роман Решетов һәм Александр Тимофеев алды.

Читайте на 123ru.net