Кайбыч районы Мөрәле авылында әфганчы хатын-кыз истәлегенә элмә такта куелды
Кайбыч районы Мөрәле авылында әфганчы Сөембикә Хикмәтуллина туып-үскән йорт капкасына мемориаль элмә такта куелды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.
Сугышчы-интернационалистларның Кайбыч районындагы оешмасы рәисе Фират Миңнуллин белдергәнчә, әфган халкына үз хокукларын якларга ярдәм иткән, тынычлык урнаштыруда батырларча көрәшкән 170ләп якташыбыз арасында ике хатын- кыз да бар. Шуларның берсе — Сөембикә Галим кызы. Ул 1987- 1988 елларда үз теләге белән Әфганстанда барган сугышта катнаша. Батыр авылдашыбыз суның чисталыгын тикшерә, кыр кухнясында булыша, «Зәңгәр беретлар» ансамбле составында бәрхет тавышы белән матур җырларын башкарып, совет солдатларының сугышчан рухын күтәрә.
Чыгыш ясаучылар — авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, Ветераннар советы рәисе Лилия Минһаҗева туган җиребезгә исән-сау әйләнеп кайткан батыр авылдашыбыз Сөембикә апаның тормышының соңгы көннәренә кадәр туган авылын өзелеп яратуын, Мөрәледәге, райондагы төрле концерт-конкурсларда актив катнашуын, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан мәктәпкә еш килүен әйтеп үтте.
«Бу вакыйга үсеп килүче яшь буын өчен дә файдалы булды. Алар кече Ватаныбызның тарихын, горурланырлык шәхесләрен белергә, аларга лаеклы алмаш булып үсәргә тиеш», – дип белдерә Мөрәле авылының Ветераннар советы рәисе Лилия Минһаҗева.