World News

Татарстанда 2030 елга кадәр көтелгән инвестицияләр артуы 10 процентка кимегән

Татарстанда төп капиталга инвестицияләр күләменең 2030 елга кадәр көтелгән артуы 10 процентка кимегән. 2020 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда ул 60 процентны тәшкил итәргә тиеш. Бу ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указыннан аңлашыла.

Үзгәрешләр республиканың 2030 елга кадәр Инвестицион декларациясенә кертелә.

«<...> илкүләм үсеш максатына ирешүгә өлеш кертү буларак төп капиталга инвестицияләр күләмен арттыруны тәэмин итү — 2020 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 2023 елга 60 проценттан да ким булмаска тиеш», — дип билгеләп үтелә текстта.

ТР Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы мәгълүматлары буенча, 2020 елда күрсәткеч 615,59 миллиард сумны тәшкил иткән.

Моннан тыш, төбәктә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен булдырылган шартлар исемлеге аталды. Монда инвесторлар ала алган төрле өстенлекләр күрсәтелә. Алар арасында кайбер компанияләр өчен милеккә салым буенча ставкаларны киметү яки аны түләүдән вакытлыча азат итү, керемгә салым ставкаларын киметү, «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналары, «Чаллы», «Түбән Кама», «Яшел Үзән», «Чистай» һәм «Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре резидентлары өчен өстенлекләр һәм башкалар.

Документта приоритетлы тармаклар урынына өч елга Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлекне үстерү приоритетлары барлыкка килде. Алар арасында инвестицияләр җәлеп итү өчен Россия төбәкләре һәм чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү, халыкара икътисади кооперация киңлеген актив куллану, электрон сәүдәне, эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасын үстерү, санлы икътисадны формалаштыру һәм башкалар.

Искәртик, Россиянең 2030 елга кадәр илкүләм үсеш максатлары турындагы указны Президент Владимир Путин имзалады.

Читайте на 123ru.net