Уфада җәйге челләдә автобусларда кондиционерларны өзеп куйганнар
![Уфада җәйге челләдә автобусларда кондиционерларны өзеп куйганнар](https://gdb.rferl.org/74FC218E-FD7A-4C34-B7FD-86369BF4A5C9_w800_h450.jpg)
"Башавтотранс" вәкилләре эсседә автобус эчен суытканда кондиционерларга көч килә, җитмәсә юл читендәге тупыл мамыклары да радиаторларга очып керә дип аңлата. Шул ук вакытта бөтен автобусларда да җилләткечләр булмавын да таныйлар.