Казанда элекке колония җитәкчесе өстеннән ришвәт алу турындагы гаепләүне төшергәннәр
![Казанда элекке колония җитәкчесе өстеннән ришвәт алу турындагы гаепләүне төшергәннәр](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-89d8-08dc2d6d5d94_w800_h450.jpg)
Башта аны ришвәт буларак суыткыч, пычак, шкаф һәм төзелеш материаллары алуда гаепләгәннәр. Тик бу әйберләрне җитәкченең өендә түгел, колониядә тапканнар. Хәзер исә аны вазифаи вәкаләтләрен арттырганы өчен хөкем итәчәкләр.