World News

Камал театрының яңа бинасы янында парк төзү өчен 1,1 млрд сум бүлеп бирәләр

Кабан күле буенда Камал исемендәге театрның яңа бинасы янында парк төзелешенә якынча 1,1 млрд сум тотылачак. Акчаны Татарстан бюджетыннан бүлеп бирәләр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

«Камал исемендәге театрның Түбән Кабан күле яр буенда төзелә торган бинасы янындагы территорияне төзекләндерү эшләре башланды. Театр бинасына керү юлы алдында театр мәйданы һәм ял зоналары белән театр бакчасы урнашачак. Театр белән яр буе арасында чаралар үткәрү мәйданчыгы һәм амфитеатр була. Төрле яшьтәге балалар өчен уеннар һәм үсеш зоналары белән зур мәйданчык барлыкка киләчәк», - диде ул.

Әзерлек эшләре үткәрелде инде - күл буендагы юлларның һәм коймаларның бер өлешен алдылар. Хәзер пирс, амфитеатр, яңа юллар һәм диварлар астына субайлар кагу һәм бетонлау эшләрен төгәллиләр.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, шәһәр өчен тагын бер яңа киңлек - Татарстан Милли китапханәсе янында балалар паркы төзелешенә 947,6 млн сум тотарга җыеналар. Төзелеш эшләреннән соң аңа Фукс бакчасы кушыла, ул 130 млн сумга яңартылачак.

Читайте на 123ru.net