World News

Нефтеюганск шәһәрендә Сабан туе булды

14-15 июньдә Нефтеюганск шәһәрендә Сабан туе узды. Бу хакта Ханты-Манси автономияле округы – Югра Татар яшьләре берлегенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

«Бу көннәрдә төбәктә бүтән массакүләм чаралар булмау сәбәпле, бәйрәм «Норд» төнге клубында үтте. Аның афишасы да бик кызыклы иде. Бәйрәм матур концерт номерлары һәм купшы киемнәр белән югары дәрәҗәдә оештырылды. Казаннан килгән танылган артистлар, традицион халык уеннары һ.б. аны кабатланмас итте», диелә хәбәрдә.

Иң тәмле чәкчәк әзерләү бәйгесендә Рамилә Фәррахова беренче урынны яулады.

«Җылы кабул иткәннәре, матур фотолары өчен - Зөлфия Моратшинага һәм аның дус коллективына, актив булганнары һәм ярдәм иткәннәре өчен «Татар яшьләре берлеге» кызларына һәм гаиләләребезгә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә», - диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net