World News

Дмитрий Медведев берничә дистә илнең БРИКСка кушылырга теләве хакында белдерде

Берничә дистә ил БРИКС әгъзасы булырга тели. РФ Иминлек советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев «Бердәм Россия» форумының пленар утырышында шулай дип белдерде.

«Яңа күп полярлы дөнья төзелешен булдыруда БРИКС берләшмәсенең роле» дигән темага багышланган форум Владивостокта уза. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Башка илләр дә БРИКСка кушылырга омтыла. Алар инде берничә дистәгә җитте дияргә мөмкин, әлеге дәүләтләр арасында безнең төбәктәге Таиланд, Вьетнам һ.б. илләр бар», - дип искәртте спикер.

Элегрәк Таиланд тышкы эшләр министры Марит Сангиампхонг аның иле беренче мөмкинлек булуга ук БРИКСка кушылырга әзер булуын әйткән иде.

2023 елның августында төркемгә, Аргентинаны да кертеп, 6 яңа әгъза чакырылды, әмма декабрь ахырында Аргентина анда керүдән баш тартты. Биш яңа әгъза – Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Эфиопия – 2024 ел башыннан БРИКСта эшли башлады.

Искәртеп узабыз, октябрьдә Казан берләшмә илләре саммитын кабул итәчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык.

Читайте на 123ru.net