World News

Yummy music лейблы Рәдиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» фильмын тәкъдим итә

Yummy music лейблы Рәдиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» фильмын тәкъдим итә. Презентация Милли китапханәдә 21 июнь көнне була. Башлана – 19.00 сәг.

«Моң» сүзен төгәл тәрҗемә итеп булмый, аңлатып булмый. Без җырчыларга, тарихчыларга, филологларга, шагыйрьләргә, композиторларга мөрәҗәгать иттек һәм гаҗәеп нәтиҗәләргә килдек», ди фильмны төшерүче команда.

«Фильм экспертлары арасында – «моң» турында диссертация авторы, консерватория ректоры, кыл-кубыз остасы, архитектор, төрки кульязмаларны өйрәнүче галим һәм Илһам Шакиров үзе дә бар», диелгән фильм турындагы мәгълүматта.

  • Фильм Татарстан Республикасының кинематография буенча субсидиясенә төшерелгән.

Фильмның тизеры: https://www.youtube.com/watch?v=KMWIIiDwHsg&feature=youtu.be

Регистрация өчен сылтама: https://nbrt.timepad.ru/event/2930752/

Читайте на 123ru.net